9 майда Әлбәй авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләр хөрмәтенә тантаналы рәвештә мемориал ачылды.
…Бу көн май ае өчен гадәти булмаганча эссе торды, термометр баганасы 32 градустан югарырак күтәрелде. Шуңа карамастан, әлбәйлеләр көндезге сәгать уникедә үк тантана буласы урынга җыела башладылар.
– Бүген биредә нәрсә булачак? – дип сорады әнисенең итәгендә утырган өч яшьлек малай.
Мемориал ачылу тантанасына авылның яше дә, карты да җыелды, сугышта катнашкан ата-бабаларының фотографияләрен, кызыл канәфер чәчәкләре тотып, күкрәкләренә георгий тасмалары тагып килүчеләр дә бар иде.
– Мемориал куеласы урынны озак сайладык, – диде авыл старостасы Ришат Рәхимов. – Миңа калса, иң яхшы вариантны таптык: авыл уртасында, мәчет янәшәсендә, Мәдәният йорты да якында гына. Аны ачу вакытын да истәлекле Җиңү көненә билгеләдек. Биредә картәтием Миңневәли Фәттаховның исем-шәрифләре дә уеп язылган, ул сугыштан яраланып кайткан, 1998 елда 94 яшендә вафат булды.
Әлбәйлеләр февраль аенда үткән җыелышта авылда яшь буынга ата-бабаларының батырлыгы турында искә төшереп торырлык тарихи урын, һәйкәл булырга тиеш, дип карар иткәннәр. Аны үз акчаларына куярга булганнар, һәр ихатадан 1500әр сум, барлыгы 100 мең сумнан күбрәк акча җыелган. Шушы авылда туып үскән, күп еллар кече туган яктан еракта яшәгән якташлары да читтә калмаган, акчалата өлеш керткән. Обелиск төзегәндә күпләр ярдәм күрсәткән: Рәфит Әхмәтгәрәев үзенең йөк машинасы белән Зубоводан кирпеч кайтарган, таш стенаны Марат Фәхретдинов белән Радик Галиәхмәтов күтәргән, Илдар Садыйков койма тоткан.
– Бүген без ирем белән килдек, бу исемлектә аның әтисенең исем-фамилиясе дә бар. Аны хөрмәтләп искә алабыз. Шәрәфетдин Хөснетдинов сугыштан исән-сау кайткан, 1977 елда вафат булган. Бүген оныкларыбыз аның портретын күтәреп Уфада «Үлемсез полк» сафында үтәчәк, – диде Венера Хөснетдинова.
Обелиск ачылу тантанасына килүчеләрнең фикере бер, ул, барыннан да элек, яшь буын өчен мөһим. Өлкәннәргә бирегә килеп ата-бабалары турында, аларның бәхетле балачагыбыз, әлеге вакытта тыныч күк йөзе астында яшәвебез хакына үз-үзләрен аямыйча сугышта катнашуы турында сөйләү өчен кирәк.
Яу кырында ятып калган һәм сугыштан кайткан авылдашларының исемлеген төзү әлләни кыенлык тудырмады, дип билгеләде Ришат Мәҗит улы. Аның укытучы булып эшләүче әнисе, Лена Миңневәли кызы, бу исемлекләрне мәктәптә музей ачканда төзегән. Мемориал плитәсенә туган ил өчен сугышта катнашкан 80нән артык әлбәйленең исеме мәңгелеккә уеп язылган.
– Апрель урталарында гына үтеп барганда тракторның җир тигезләвен күреп тукталдым һәм биредә нәрсә төзергә уйлауларын сораштым. Һәйкәл булачак, диделәр. 9 майга кадәр өлгермәсләр, дип уйладым. Өлгергәннәр бит, тырышканнар! Күршеләр өчен шатмын! – дип сөйләде Тәпәреш авылыннан килгән фермер Дамир Идиятуллин.
Дурас авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Заманов та авыл халкын Бөек Җиңү бәйрәме һәм мемориал ачылу тантанасы уңаеннан котлады.
Авылдашлары Фәнзир Миһранов мемориал ачылу авыл тарихындагы зур вакыйга, дип ассызыклады.
Чыгышлары белән Әлбәйдән булган Әхәт Кутлов һәм Радик Галиәхмәтов якташларына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, исәнлек һәм иминлек теләделәр.
Кызыл тасма кисү хокукы хезмәт ветераннары Зәки Фәхретдинов белән Тәлгать Галиәхмәтовка бирелде.
– Бүген мемориал ачылуы турында белгәч, Дим бистәсеннән махсус шул чарага кайттым. Бу авылда туып үскән йортым калды. Әткәй яклап картәтием Шәрәфетдин Шәйхетдинов сугышта катнашкан һәм яу кырында һәлак булган. Оныкларым белән бирегә тагын бер килеп, аларга карт картатайлары турында сөйләрмен әле, – дип нияте белән уртаклашты Ралия Абдрахманова.
Һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салганнан соң урындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар авыл халкына һәм чакырылган кунакларга бәйрәм концерты күрсәттеләр.