Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тычкан бизгәге бөерләр эшчәнлеген боза

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк яисә, гади итеп әйткәндә, «тычкан чире» – кискен инфекцияле вируслы авыру, ул югары температура белән башлана, бөерләр эшчәнлеге бозыла.

Таһир Байбурин, Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең БР буенча идарәлегенең Чишмә территориаль бүлеге начальнигы


2018 елда Башкортстан Республикасында 44 районда һәм 8 шәһәрдә 1105 кешенең бу чир белән авыруы (шуларның 42се – балалар), шул исәптән Чишмә районында 15 очрак, 2019 елда Тәпәреш һәм Ирек авылларында яшәүче ике ирнең чирләве теркәлгән.

Башкортстан Республикасында вирус, гадәттә, кимерүчеләр, кыр тычканнары аша тарала. Чишмә бу яклап хәвефле районнарның берсе булып тора, безнең урманнарда тычканнар үрчү өчен уңайлы мохит бар, җирән кыр тычканнары юкә агачлары орлыгы белән туклана. Алар вирусларны селәгәй, бәвел, тизәкләре белән тарата. Бизгәк күп очракта һава-тузан аша да (чир уятучы кисәкчәләр эләгеп) йогарга мөмкин. Тычканнарның тизәге-бәвеле белән зарарланган азык-төлекне кулланган очракта да кеше организмына вирус эләгергә ихтимал. Геморрагик бизгәк авыру кешедән сәламәт кешегә йокмый.

Әлеге вакытта тычкан чиренә каршы вакцина юк, шуңа күрә санитар-техник һәм кимерүчеләрне юк итү буенча чаралар үткәрү чирне кисәтүнең төп ысулы булып тора. Чишмә районында, шулай ук бөтен республика буенча язлы-көзле төбәк бюджеты исәбенә кимерүчеләрне юк итү буенча комплекслы чаралар үтә.

Биналар, сәламәтлек учреждениеләре, мәктәпләр, халык йөргән урыннар, парклар, скверлар, шулай ук электән тычкан бизгәге белән авыру очрагы теркәлгән торак пунктларның тирә-юне кимерүчеләргә каршы препаратлар белән эшкәртелә. Чишмә районында быел яз 420 гектар мәйдан эшкәртелгән.

Бакчачылар җыелышларында ел саен территорияләрне кимерүчеләргә каршы эшкәртү мөһимлеге турында сүз бара, чөнки тычкан бизгәге күпчелек очракта бакча участогында эшләгәндә йога. Халык күп йөрегән урыннар бюджет акчасы исәбенә эшкәртелсә, үз участогында һәркем үзе хәстәрен күрергә: кимерүчеләргә агу куярга; марлядан ясалган битлек һәм кулларга перчатка киеп, 3 процентлы хлорамин эремәсе салынган су белән бүлмәләрне юып чыгарырга; азык-төлекне ныклап ябыла торган савытларга салып сакларга кирәк. Урманнан кайткач яки бакчада эшләгәннән соң кинәт температура күтәрелсә, хәлсезлек тойсагыз, укшытса, тән авыртса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
Читайте нас: