Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Язның тылсымлы чәчәкләренә сокланыр вакыт

Май башында Уфаның ботаника бакчасында сакура шаулап чәчкә атты.

Шәһәрдә яшәүче халык һәм уфалыларның күбесе бирегә алсу чәчәккә күмелгән агачка карап соклану өчен килделәр.

Матур күренеш белән ләззәтләнү өчен ашыгырга кирәк – Япония символы кыска вакыт дәвамында, күп дигәндә 10 көн чәчәк атачак. Белгечләр аның чәчәк атуын республикада көннәрнең эссе булуына бәйләп аңлата.

Әйткәндәй, тәүге япон чияләре төбәк башкаласында 2001 елда утыртылган. Әлеге вакытта Уфада чыгышы белән Ерак Көнчыгыштан булган «Ruby» сортлы слива да үсә. Ә шушы көннәрдә сакура агачларын арттырырга булганнар – Уфа ботаника бакчасына Германиядән «канзан» сортлы өч зур агач кайтарылган. Сакурадан аермалы буларак, аның чәчәкләре катмарлы һәм агачлары биек.

Әйткәндәй, сакура чәчәк ату – кояш чыгышы илендәге зур вакыйга, ел саен миллионнарча турист Япониягә шул агачларның матурлыгына карап соклану өчен килә. Чия агачлары һәр төбәктә төрле вакытта чәчәккә күмелә. Мәсәлән, Окинавада ул гыйнвар/февральдә бөреләнә, үзәк Япониядә – мартта һәм апрельдә, ә Хоккайдо төньягында – май аенда. Токиядә сакура гадәттә март азагында чәчәк ата башлый, аның шаулап чәчәк атуы якынча 5 апрельгә туры килә. Киотода – башкалага караганда бер яки ике көнгә соңрак, шул ук вакытта Такаяма һәм Мацумото янындагы таулы районнарда ул ике атнадан соң, апрель урталарыннан башлап чәчәккә күмелә. Японлылар хәтта ханами дип аталучы махсус термин уйлап тапкан, ул чәчәкләр белән соклану дигәнне аңлата. Хәзер сакура яки аңа охшаш төр агачлар үскән башка бик күп илләрдә дә сакура чәчәк атуын күзәтү гореф-гадәткә керә. Мәсәлән, Көньяк Сахалин, Ужгоржое, Амстердам һәм Чикагода сакура аллеялары күренекле урыннар исемлегендә. Япониядә сакура чәчәк аткан көннәр рәсми бәйрәм түгел һәм календарьда билгеләнмәгән, ял көне саналмый. Әмма бу тылсымлы вакытта кабатланмас халәт хакимлек итә. Кояш чыгышы илендә властьлар бу вакыйганы әкияти итәргә тырыша: кичке алтыдан соң агачлар төрле төстәге утлар белән яктыртыла, бу паркларга романтика һәм серлелек төсмере өсти.

Әйткәндәй, сакура чәчәк атуын күрергә теләп тә, өлгерми калучылар күңелсезләнмәсен. Тиздән Уфа ботаника бакчасында үзенең алсу төстәге чәчәкләре белән Япония символын хәтерләтүче Ледебур миндале чәчәк атачак. Моннан тыш, яшел почмакта башка агачлар: алмагач, груша, шомырт чәчәк атып утыра. Алдагы көннәрдә сиреньнең хуш ис таратып шәмәхә чәчәк атуын көтәбез.
Читайте нас: