Чишмэ
+11 °С
Облачно

Театрлар буенча виртуаль сәяхәт

Чишмә районының балалар китапханәсендә китап укуга багышланган елның-елындагы акция – библиотөн булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гүзәл Фәйзуллина
Агымдагы елда ул «Бөтен дөнья – театр!» лозунгы астында үтте. Чараның программасы бик эчтәлекле иде! Театрга килгәч үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре турындагы әңгәмәдән соң балалар шул темага күргәзмәләр, курчак театры кую өчен кулланылган курчакларны карадылар, күренекле артистлар турында белделәр, Башкортстанның иң яхшы театрлары буенча виртуаль сәяхәт кылдылар. Соңрак «Дуслык моңы» әкияте буенча спектакль тәкъдим ителде һәм өстәл театры буенча осталык классы күрсәтелде. Библиотөн Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең концерт номерлары белән тәмамланды.
Читайте нас