Чишмэ
+13 °С
Облачно
Тат
Рус
Безнең тирә-як мохит
11 Мая 2019, 07:25
Планетаны саклагыз!
Әмин мәктәбендә апрель азагында билгеләнүче Җир көненә багышланган чара булды.
Аңа авылның мөхтәрәм кешеләре, хезмәт ветераннары чакырылды. Мәктәп буенча мавыктыргыч экскурсия вакытында кунакларга биредәге музейны күрсәттеләр, андагы экспонатлар турында сөйләделәр.
– Гомерем буена җирдә эшләдем. Җир-ана безне туендырган һәм әле дә туендыра, ачлык елларда ул гына безне коткарып калды. Мин «Дружба» колхозында 35 ел баш агроном булып эшләдем һәм җир телен аңларга өйрәндем. Хәзер яшьләр миңа киңәш сорап килә, белемнәрем, тәҗрибәм белән бик теләп уртаклашам, – диде районның шәрәфле гражданины Әнәс Байбурин.
Әмин мәктәбе укучылары үз чыгышларында тирә-як мохитне саклау мөһимлеге турында сөйләделәр.
– Планетабызны саклыйк, дөньяда башкача мондый урын юк! – дип табигатькә карата кулланучылар мөнәсәбәтендә булуны туктатырга өндәде алар.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"