Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Изге Рамазан ае башланды

5 майда кояш баеганнан соң изге Рамазан ае башланды.

Зөфәр Собхангулов, Чишмә районы имам-мөхтәсибе
Хөрмәтле мөселманнар, сезне изге Рамазан ае белән котлыйм! Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы иман, сәламәтлек, мәхәббәт һәм сабырлык телим. Аллаһы Тәгалә безнең ялваруларыбызны кабул итсен, фани һәм ахирәт дөньяларның барлык рәхәтлекләрен насыйп әйләсен.

Рамазан аенда егерме тугыз көнгә сузылган ураза тотабыз, аның соңгы көне – 3 июнь, арытаба Гайдел фитр (ураза) бәйрәме башлана. Ураза тоткан вакытта һәр кеше рухи күтәренкелек, дин тоту шатлыгы һәм гаиләсе, дуслары белән уртак ифтар кылу (сәхәр ашау) куанычы тоя. Ураза – ул әхлагыбызны камилләштерү, начар гадәтләребезне җиңү, нәфесебезне тыю, тормышыбыздагы тискәре мәлләрне артта калдырып авыр гөнаһларыбыздан арыну өчен зур мөмкинлек. Аллаһ Илчесе: «Ураза тотучының ике сөенече булыр: авыз ачкан вакытында сөенер һәм кыямәт көндә Раббысы хозурына баргач уразалар тотканы өчен шатланыр», дип әйткән.

Ураза тоткан вакытта рухи дөньяңа аеруча игътибар бирү: кешеләргә игелек кылу, көнләшмәү, начар сүзләр сөйләмәү, алдашмау мөһим. Мөхәммәт Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем яла ягуны, бозыклык сөйләүне һәм шундый гамәлләр кылуны ташламаса, белсен, ул кешенең азыктан тыелуында әҗер юктыр», дип әйткән.

Хөрмәтле мөселманнар! Рамазан аеның һәр мизгеле кадерле һәм бәяләп бетергесез бүләккә ия: бу изге чорда игелекле гамәлләр өчен савап күп тапкырга арта. Рамазан аенда һәркайсыбызга күңел түрләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булса иде. Тоткан уразаларыбызны, укыган догаларыбызны, чын күңелдән башкарган изге гамәлләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен.
Читайте нас: