Тантаналы бәйрәм алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары белән һәрвакыт элемтәдә булган кеше белән очрашып сөйләштек. Ул Чишмә районының сугыш, хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе Фәүзи Әсәдуллин.
– Фәүзи Гаймаделислам улы, әлеге вакытта сугышта катнашучылар, ветераннар бернигә дә мохтаҗ түгелме? Җиңү көне хөрмәтенә үтәчәк митингта күпме сугыш ветераны катнашачак?
– Чишмә районыннан сугышка 12 меңнән күб-рәк ир-егет киткән һәм яртысыннан күбесе Туган илне фашистлардан саклап яу кырында ятып калган. Бүгенге көндә Чишмә районында Бөек Ватан сугышында катнашкан, фронтта булган 13 ветеран исән (чагыштыру өчен – 2018 елның 9 маенда 23 ветеран иде); хезмәт иткән, әмма сугышта катнашмаган дүрт кеше бар; Шөнгәккүлдә ветеран, немец лагерьлары тоткыны Мария Суздаль яши; тылда тырыш хезмәт куйган һәм «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булган 600дән артык ветеран; фронтта катна-шучыларның 150 тол хатыны бар. Безнең районда шулай ук өч меңгә якын сугыш чоры баласы яши: бирегә 1928–1945 елларда туучылар керә. Безнең оешманың төп юнәлеше – ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсен хәл итү, аларның матди хәлен һәм медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту. Әлеге мәсьәләләр буенча без район хакимияте, Пенсия фонды, халыкны социаль яклау, район дәваханәсе хезмәткәрләре белән үзара эш алып барабыз. Шуны әйтә алам – Бөек Ватан сугышы ветераннары финанс яктан яхшы тәэмин ителгән, пенсияләре югары. Районда иң өлкән сугыш ветераны Гайният Галиәкбәровка июль аенда 102 яшь тула, ә иң яшенә – 93 яшь. Узган елда бәйрәм парадында ике ветеран – Зиннәт Насыйров белән Гайният Галиәкбәров катнашкан булса, Җиңүнең 74 еллыгына багышланган парадта, кызганычка каршы, ветераннарыбызның берсенең дә катнашырга хәленнән килми.
– Ветераннар яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшендә һәрвакыт актив булды. Әлеге күркәм традиция әле дә дәвам итәме?
– Яшь буынга патриотик тәрбия бирү төп бурычларыбызның берсе булды һәм булып кала. Әлеге вакытта, ветераннарыбыз сафлары сирәкләнгәндә, бу мәсьәлә аеруча кискен тора. Район халкы, беренче чиратта, укучылар һәм укытучылар «Георгий тасмасы» һәм «Үлемсез полк» акцияләрендә актив катнаша. «Ышаныч» яшьләр үзәге волонтерлар белән берлектә ватанпәрвәрлек чаралары үткәрә. Безнең Тарих-крайны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы буенча бай экспонатлар тупланган. Чишмәлеләр һәм район кунаклары өчен даими экскурсияләр үткәрелә.
Сугыштан соңгы чорда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга үзәк усадьбаларда гына обелисклар һәм мемориаллар куелган. Хәзер исә авыл халкы әтиләре һәм картәтиләре турындагы истәлекне мәңгеләштерергә тели, халык үзе акча җыя, иганәчеләр таба һәм һәйкәлләр, стелалар урнаштыра. Ветераннар советы бу изге эштә кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә.
– Фәүзи Гаймаделислам улы, Чишмә районы халкына бәйрәм алдыннан нинди теләкләрегез һәм үгет-нәсихәтләрегез бар?
– Беренче чиратта мин, әлбәттә, барысын да якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап барысына да исәнлек һәм иминлек телим! Ветераннар оешмасы буыннан буынга тулыланырга, эшчәнлеге сүнмәскә тиеш. Ветераннар – ул җәмгыятьнең әхлакый нигезе. Аларның каһарманлыгы эзсез югалырга, онытылырга тиеш түгел. Бездә шулай ук Әфган сугышы ветераннары, яугир-интернационалистлар бар. Аларны да яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә катнашырга: ешрак очрашулар, әңгәмәләр үткәрергә чакырам. Ә яшьләр өлкәннәрнең киңәшенә колак салсын иде, дип телим.