Биредә арпа чәчәләр иде, хуҗалыкта чәчү эшләренә 24 апрельдә керешкәннәр.
– 100әр гектар мәйданда арпа, солы һәм берьеллык үләннәр, шулай ук 450 гектарда көнбагыш чәчеләчәк, – дип хәбәр итте хуҗалыкның башкарма директоры Нәзир Бикмәтов. – Чәчүдә җиде механизатор һәм бер шофер эшли, барысы да биредә яшәүчеләр, хезмәткәрләр уртача 38–40 яшьтә.
Төшке һәм кичке аш басуга китерелә, ризыкны «Новотроицкий» җәмгыятенең Иске Муса авылында урнашкан ашханәсендә әзерлиләр.
Нәзир Нәбиулла улы сүзләренә караганда, агымдагы елда хуҗалык көнбагышның элита орлыгын, аерып әйткәндә, «енисей» сортын һәм «роки» гибридын сатып алган, ул үткән елда яхшы уңыш биргән – һәр гектардан уртача 36 центнер суктырып алганнар.
– Элита орлыкка һәм ашламаларга исәп тотабыз, алар җитәрлек күләмдә сатып алынды, – диде Н. Бикмәтов.
«Новотроицкий» җәмгыяте 800 гектарда уҗым культуралары эшкәртә, быел алар яхшы кышлаган. Хуҗалык директоры, уҗымнар соң чәчелү сәбәпле яхшы кышлаган, дип фаразлый.
Республика буенча уҗым культураларының торышы канәгатьләнерлек түгел. Кайбер урыннарда уҗым бодаеның 30 проценты диярлек һәлак булган. Республиканың берничә районында, шул исәптән Чишмәдә уҗым культуралары һәлак булу һәм үсемлекләр авыруга дучар булу сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
– Уҗым культуралары һәлак булуның төп сәбәбе – иген культуралары авырулары һәм имин булмаган шартларда кышлау. Эш шунда ки, кар капламы туңмаган җиргә ятты, ә бу гөмбәчек авырулары таралуы өчен уңай шартлар тудырды, – дип хәбәр итте «Интерфакс-Поволжье» агентлыгына республиканың авыл хуҗалыгы министры Ирек Сураков.
Безнең белешмә
Район авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматларына караганда, 7 майга чәчү мәйданнарының 27374 гектарына (планга карата 54 процент), шул исәптән 16582 га бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән (64%). Район хуҗалыклары шулай ук 4249 гектарда шикәр чөгендере, 1937 – горчица, 4211 – көнбагыш, 60 – рапс һәм 35 гектарда кишер чәчкән.