Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
30 апрель 2019, 11:58

Туризм фәлсәфәсе һәм хәвефсезлек

Республика буенча сәяхәт итәргә планлаштырган туристларга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын (МЧС) кисәтү мөһим.

Моның өчен Рәсәй МЧСның территориаль органнарында мотлак теркәлергә һәм моны сәяхәткә чыкканчы ун көн алдан эшләргә кирәк.

Бу чара коткару хезмәтенә тиз арада ярдәмгә килеп җитәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бу турыда Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда туристлар төркемнәрен теркәүне һәм аларның кайсы маршрут буенча баруын күзәтүне актив пропагандалау оештырылды. Бу уңай нәтиҗә бирә: 2018 елда коткарылган туристлар саны, 2016 һәм 2017 еллар белән чагыштырганда, биш тапкырга арткан. Кызганычка каршы, корбаннар да бар.

Узган ел йомгаклары буенча, республикада туристлар катнашлыгында 14 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, анда ике кеше суга батып һәлак булган. Гадәттән тыш хәлләрнең күбесе үзләренең кайда баруын теркәмәгән төркемнәр белән бәйле. Туристларга маршрутның үзенчәлеге турында алдан мәгълүмат бирү аларны хәвеф-хәтәрдән кисәтәчәк. Шул җәһәттән Туризм буенча дәүләт комитетына туристлар барачак урыннар турында төгәл язылган исемлек эшләргә тәкъдим ителә.

– Без туризм проблемасына гадәттән тыш хәлләр күзлегеннән чыгып карыйбыз, ә, гомумән алганда, бу безнең икътисадның зур һәм мөһим тармагы, – диде Радий Хәбиров Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы Римма Бойцовага мөрәҗәгать итеп. – Сезгә бу эшне җайга салырга, туристларга нәрсә тәкъдим итәчәгебезне, нинди хезмәтләр күрсәтеләчәге турында уйларга кирәк. Бу безнең республикага туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Башинформ» Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән әзерлексез туристлар өчен хәвефле урыннар исемлеген булдырды. Табигать сөючеләрне Ирәмәл тауларында, Зур Инзәр елгасында, Кучан кардонында, Межгорье шәһәре янындагы Нурлы тау сыртында, Атыш шарлавыгында, Кумардак тавында, Ишембай районының Ялтаран авылы һәм Дуван районының Күлвәрәш күлендә коткарырга туры килгән. Туристлар Белоретта (Айгыр, Кече Инзәр, Зур Инзәр елгаларында) һәм Баймак районында (Сакмара һәм Лемеза елгаларында) катамаран белән суга капланганнар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына үзегезнең туристик планнарыгыз турында хәбәр итү өчен Рәсәй МЧСның Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәлеге сайтында онлайн теркәлергә мөмкин, һәм могҗизалы сәяхәткә чыгу өчен тыныч күңел белән рюкзакларыгызны тутырырга да була.
Читайте нас: