Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
30 апрель 2019, 18:05

Олы көн – гаилә бәйрәме

Фомин-Лобанковлар гаиләсендә Пасханы зурлап билгелиләр

Үткән якшәмбедә православие динендәгеләр иң якты дини бәйрәмнәренең берсен – Олы көнне билгеләделәр.

Бу Гайсә пәйгамбәр яңадан терелгән көн.

Православие динен тоткан һәр гаилә бу көнгә алдан әзерләнә. Фомин-Лобанковлар гаиләсе дә шулар исәбендә. Район гәзите хәбәрчесе бәйрәм алдыннан аларда кунакта булды.

Өйдә ямьле, якты. Хуҗабикә Ольга Дмитриевна ашыкмыйча гына бәйрәм табыны әзерли. Тормыш иптәше Игорь Юрьевич белән улы Ваня аңа ярдәм итәләр.

– Пәнҗешәмбе көнне өйләрне җыештырдык, тәрәзәләрне, идәннәрне юдык, мунча яктык. Эремчектән пасханы үзем әзерлим, аны ясау өчен юкә савыт иремнең картәнисеннән калган, – дип сөйләде хуҗабикә.

Гаилә әгзалары бер-берсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә. Берсе икенчесенең сүзен бүлми, сөйләп бетергәнен көтә.

Ольга Дмитриевна тумышы белән Пермьнан, булачак ире белән 2004 елда танышканнар. Игорь – Уфа егете, Пермьда хезмәт иткән. Биш балалары бар. Зурлары үзаллы тормыш белән яши, төпчек уллары гына яннарында.

– Чишмәгә күченеп килгәндә безгә 34 кенә яшь иде. Ул вакытта чиркәүгә йөрмәдек. Күршедә Маша Таһирова яши иде, ул безгә чиркәү һәм якшәмбе мәктәбе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, шуннан соң без дә барырга булдык, – дип искә ала Ольга.

– Безнең дингә ышануыбыз фатирны изгеләндерүдән башланды, – диде йорт хуҗасы. – Ә хәзер тормышыбызны чиркәүдән башка күз алдына китермибез. Анда вәгазьләрне бик үтемле итеп сөйлиләр, бертуктаусыз тыңлыйсы килә.

Уллары Ваня якшәмбе мәктәбенә йөри, анда Ходай кануннарын, Рәсәй барлыкка килү тарихын кызыклы итеп укытулары

турында сөйли. Гаилә әгъзалары йокларга ятар алдыннан 20–30 минут вакытны чиркәү әдәбиятын укуга багышлый.

– Пасха – яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Бу көнне өйдә аеруча тантаналы халәт. Әнигә ярдәм итәргә, йомыркалар буярга яратам, – диде Ваня.

Ольга Дмитриевна чиркәүгә йөри башлаганнан соң тормышлары төптән үзгәрүен, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең яхшыруын, ышанычлырак булуын тойган.

– Чиркәүгә электән йөрмәвебезгә үкенәбез, олыгая башлагач кына дингә якынайдык. Ә быел гыйнварда Игорь белән гыйбадәтханәгә барып никахлаштык. Хәзер якшәмбе мәктәбенә яки чиркәүгә бармый калсак, күңел тынычсызлана, нәрсәдер җитми. Эштә дә борчылу тоям, – диде елмаеп хуҗабикә.

Ул да, тормыш иптәше дә балачактан ук гаиләләрендә Олы көнне билгеләүләрен хәтерлиләр.

– Бәйрәмдә һәм якшәмбе көннәрдә чиркәүгә барабыз. Раштуаны да калдырмыйбыз. Олы көн – гаилә бәйрәме, аны өйдә, гаилә белән бергә билгеләп үтәчәкбез, – диде Ольга Дмитриевна.
Читайте нас: