Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
27 апрель 2019, 17:56

Музейда картиналар һәм төрле эшләнмәләр күргәзмәсе үтте

Чишмә районында 15 марттан 10 апрельгә кадәр Космонавтлар көненә багышланган рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесе үтте.

Ә 12 апрельдә Тарих-крайны өйрәнү музеенда алар күргәзмәгә куелды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Карарга теләүчеләр күп булды. Картиналар үзләренең матурлыгы, ә кул эшләре төрлелеге белән җәлеп итте, биредә агачтан, кургаштан, хәтта җепләрдән ясалган эшләнмәләр дә бар иде.

Алар тезелгән өстәл янында халык аеруча күп булды.

– Бәйгедә районның барлык мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан 450 эш – 332 рәсем һәм 118 кул эше катнашты. Тәүдә әзерлек эше алып барылды: әлеге темага багышланган әңгәмәләр, дәресләр үткәрелде, – дип сөйләде Чишмә районының яшьләр советы рәисе Александр Иванов.

Эшләргә мәктәпкәчә яшьтәгеләр, башлангыч сыйныфта, урта сыйныфта һәм югары сыйныфта укучылар категорияләренә бүлеп бәя бирелде. Өстәмә белем бирү оешмаларында укучыларның эшләре өчен аерым бәйге оештырылды.

Бәйгедә катнашучылар алдында музей директоры Радик Әхмәдиев һәм Корылтай депутаты, май заводының генераль директоры Айдар Якупов чыгыш ясадылар.

– Бәйгедә «Билгесез дөнья утлары» эшләнмәсе белән катнашып, мәктәпкәчә яшьтәгеләр категориясендә беренче урын алган, минем төркемдә тәрбияләнүче Кәрим Арсланов өчен җан атарга килдем, – дип шатлыгы белән уртаклашты тәрбияче Нина Шәрәфетдинова. – Кәрим кечкенәдән үк галәм белән кызыксына һәм космонавт булырга хыяллана.

Байконур космодромында хезмәт иткән элекке Космик гаскәрләр инженеры Әлфрит Мансуров Космонавтлар көне – тарихи истәлекле дата, Юрий Гагарин бу көнне галәмгә очып, барлык кешелекнең хыялын тормышка ашырды. Сугыштан соң ил тиз арада аякка басар һәм галәмгә беренче булып кеше очырыр, дип беркем дә фаразламаган, дип билгеләде.

Чара ахырында сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче балалар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Читайте нас: