Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
26 апрель 2019, 14:31

Өйдән мәктәпкә кадәр – хәвефсез маршрут буенча

Ел башыннан Чишмә районында балалар катнашлыгында өч юл-транспорт вакыйгасы булды, анда өч бала имгәнде.

Әлфия Вәлиева, ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы
Шушы көннәрдә Ленин – Гыйззәтуллин урамнары киселешендә биш яшьлек кызны машина бәрдерде. Бала җитди җәрәхәтләр белән Уфа шәһәренә республика дәваханәсенә озатылды. Әлеге вакытта административ тикшерү бара.

ЮХИДИ статистикасы күрсәтүенчә, язга таба, кояшлы җылы көннәрдә урамда кешеләр, аеруча балалар күбәя, шулай ук балигъ булмаганнар катнашлыгында юл-транспорт вакыйгалары арта.

Укытучылар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйлиләр. Ата-аналар да читтә калмаска тиеш. Алар көн саен балаларының мәктәптәге уңышлары турында сорашалар, ә ничек юл аша чыгулары, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләре белән кызыксынмыйлар. Юлларда хәвефсезлек кагыйдәләре турында балаларның исенә төшерү, аларга үрнәк булу, өйдән мәктәпкә кадәр бару-кайтуның хәвефсез маршрутларын күрсәтү мөһим.

Ә шоферларны аеруча игътибарлы булырга чакырабыз. Ашыкмагыз, җәяүлеләргә юл бирегез. Сабыйларны машинада махсус җайланмаларга утыртып йөртүгә бигрәк тә игътибар итегез, үзегез дә, гаилә әгъзаларыгыз да хәвефсезлек каешын эләктереп утырсын. Машинада йөрү хәвефсез булырга тиешлеген онытмагыз!
Читайте нас: