Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
26 апрель 2019, 17:49

«Шәһәр мохите» Чишмә йорт алларын үзгәртә

Чишмәдә «Бердәм Рәсәй» партиясе әгъзалары, поселок мэры Азат Гайнуллин һәм аның урынбасары Булат Вәлиуллин катнашлыгында 2018 елда «Шәһәр мохите» проекты барышында төзекләндерелгән объектлар буенча рейд үткәрде.

Партия проекты буенча яңартылган йорт алларын һәм җәмәгать территорияләрен карап йөргәндә БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов, «Бердәм Рәсәй»нең урындагы бүлеге секретаре Марат Байбурин һәм башкарма комитеты рәисе Илүсә Габидуллина, «Бердәм Рәсәй» депутатлар фракциясенең муниципаль район Советы җитәкчесе Радик Әхмәдиев, шәһәр биләмәсе Советы депутатлары Илдар Габидуллин һәм Марат Хәйретдинов катнаштылар. Бердәмрәсәйлеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган чишмәлеләр хөрмәтенә мемориал куелган скверда, шулай ук Гыйззәтуллин урамындагы 19нчы, Киров урамындагы 3нче һәм 7нче йорт алларында булдылар.

Гыйззәтуллин урамындагы 19нчы йорт янына килгәч, партия әгъзалары шул ук урамдагы күрше – 17нче йорт алдын телгә алмыйча булдыра алмадылар. Район гәзите моңа кадәр 2019 елда биредә «Шәһәр мохите» проекты буенча уен элементлары, спорт снарядлары белән резина түшәмәле, заманча балалар мәйданчыгы төзергә планлаштырылуы турында язган иде. Әлеге вакытта бу йорт алдында булган уен мәйданчыгы элементларын, поссоветта әйтүләренчә, сак кына сүтеп башка берәр йорт алдына күчерәчәкләр. Бердәмрәсәйлеләр Киров урамындагы 7нче йорт янында да озак тоткарландылар. Йөз фатирлы йорт алды «Шәһәр мохите» проекты барышында төзекләндерелгән: подъездлар ремонтланган, машина кую урыннары тәртипкә китерелгән, балалар шәһәрчегенә яңа элементлар куелган, бордюрлар салынган, подъездлар янында яңа эскәмияләр һәм урналар барлыкка килгән, түрбакчаларның иске коймалары алмаштырылган. Ә тагын да шунда яшәүче ханым, Пионерлар һәм укучылар йортында белем бирүче Лилия Йосыпова тәкъдиме буенча йорт алдында торган ике тимер гараж стенасына ачык төстәге матур рәсемнәр төшергәннәр. Лилия Нурулла кызына һәм аның ике хезмәттәшенә соры, ямьсез гаражларга рәсем төшерү өчен якынча 14 сәгать вакыт кирәк булган. Хәзер җансурәт геройлары төшерелгән урында каршы йортта яшәүчеләр генә түгел, ә башка йортлардан килеп уйнаучы балалар да бик теләп фотога төшәләр.

– Бигрәк матур! Биредә уйнавы да күңелле! – дип тәэссоратлары белән уртаклаштылар Типография урамыннан ролик һәм самокатта бирегә уйнарга килгән Саша Атаева белән Самира Басыйрова.

Рейд азагында бердәмрәсәйлеләр партия проекты барышында башкарылган эшләргә уңай бәя бирделәр, ә ачыкланган җитешсезлекләрне поселок хакимияте бетерергә вәгъдә итте.
Читайте нас: