27 апрельдә барлык шәһәрләрдә һәм районнарда үтәчәк «Яшел Башкортстан» республика акциясе айлыкның төп чарасы булачак. Акциянең максаты – агач утырту һәм тирә-якны яшелләндерү генә түгел, ә халыкның шәһәрләрдә һәм авылларда чисталык булдыруда, тирә-юньне яшелләндерүдә катнашуы.
Акция йомгаклары буенча «Яшел Башкортстан» фотобәйгесе үткәреләчәк. Анда катнашу өчен агач утыртырга, аның янында фотога төшәргә һәм фотоны #зеленаябашкирия2019 хештегы белән «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырырга кирәк.
Җиңүчеләр «Бергә күңеллерәк» (коллектив фото) һәм «Минем урман – минем киләчәгем» (шәхси фото) номинацияләре буенча билгеләнәчәк. Күп лайклар җыйган фотолар иң яхшылары дип танылачак. Чишмәлеләрне фотоларга актив бәя бирергә чакырабыз.