Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
25 апрель 2019, 12:19

Армиягә әзербез!

Апрель урталарында ел саен үткәрелүче «Призывник көне» мәдәни-спорт бәйрәме булды.

Ул, гадәттәгечә, Алкин-2 авылында урнашкан хәрби частьта түгел, ә Чишмә поселогының бишенче мәктәбендә үтте.

– Безгә дә күз салырга мөмкинме? – дип спорт залына үрелеп карадылар укучы малайлар, ә күзләре хәрби форма кигән кешеләргә һәм өстәлдә яткан Калашников автоматларына төште.

Чакырылган 50 призывникның 30ы команда буенча сафка тезелде. Призыв пункты начальнигы Вәсим Мәхмүтовның чыгышыннан соң киләчәктә Туган илне саклаучылар арасында ярышлар башланды.

– Бүген бирегә килүне бурычым, дип саныйм. Уфада һөнәри колледжда верстка операторы белгечлегенә укыйм. Киләчәктә журналист булырга хыялланам, бу һөнәр мине бик җәлеп итә. Армиягә мотлак барачакмын, моның өчен физик яктан әзермен – кул сугышы, грек-рим көрәше белән шөгыльләнәм, – диде Балагоштан килгән 18 яшьлек Илнур Шәяхмәтов.

Автоматлар куелган өстәл янында халык күп иде: биредә берәүләр коралны күз ачып йомганчы, ә икенчеләре кызарып-пешеп көчкә сүтеп җыйдылар. Аркылы борыста күтәрелү һәм гер спорты да кайберәүләр өчен кыенлык тудырды. Әмма бик авыр герләрне дә җиңел генә күтәрүчеләр булды.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә район хакимияте башлыгы урынбасары Рим Нәбиуллин, районның ветераннар советы рәисе Фәүзи Әсәдуллин һәм Чишмә районының хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев тәбрикләү сүзләре, хәерле юл һәм уңышлар теләп чыгыш ясадылар.

– Бөек Рәсәй иминлеге хакына хәрби бурычыгызны намуслы һәм лаеклы үтәргә чакырабыз. Чишмә районы егетләре хәрби хезмәттә районыбыз һәм республика намусына тап төшермәс, дип ышанабыз, – дип мөрәҗәгать итте хәрби комиссар егетләргә.

Мәдәни-спорт бәйрәме ярышларында җиңүчеләр һәм призерларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу көнне шулай ук алты егеткә – Кирилл Минеев, Александр Панарин, Алмаз Әхмәтҗанов, Динәхмәт Нигъмәтуллин, Алексей Әбүзәров һәм Роман Гайтрофимовка хәрби хезмәткә бару өчен тантаналы шартларда повестка бирелде.

Беренче төркем егетләр 27 майда армиягә китәчәк.
Читайте нас: