Чишмэ
-18 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
19 апрель 2019, 11:29

Республика турында – шигырьләрдә

Районның балалар китапханәсендә яшь китап сөючеләр арасында «Республикам турында җырлыйм» бәйгесе булды

Башкортстанның 100 еллыгы алдыннан районның балалар китапханәсендә яшь китап сөючеләр арасында елның-елындагы «Республикам турында җырлыйм» бәйгесе булды. Анда район мәктәпләреннән 30дан артык укучы ике яшь категориясендә катнашты. 7–10 яшьлекләр арасында 2нче мәктәптә укучы Радмир Газизов, 11–13 яшьлекләр категориясендә Шөнгәккүл мәктәбеннән Диана Хамматшина җиңү яуладылар. Шулай ук төрле номинацияләрдә грамоталар тапшырылды. Бәйгедә М. Кәрим, М. Гали, С. Юлаев, Р. Гарипов, Г. Юнысова, Р. Мифтахов, Э. Асадов шигырьләре яңгырады. Бәйгечеләрнең барысы да бүләккә китаплар һәм катнашучы сертификатлары алды.
Читайте нас в