Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
17 апрель 2019, 11:28

Хәерле юл, педагоглар!

3 апрельдә Чишмә поселогының «Светлячок» балалар бакчасында «Чишмә районының иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү педагогы-2019» бәйгесенең муниципаль этабы булды.

Диана Шакирова
– Әлеге бәйге безнең районда 1992 елдан башлап ел саен үтә. Ул педагогик һөнәр абруен күтәрү максатыннан гына үткәрелми, мәктәпкәчә тәрбия бирүче педагоглар шул рәвешле үз тәҗрибәләре һәм методикалары белән уртаклашалар. Ә муниципаль этапта җиңү яулаучы «Иң яхшы педагог» республика бәйгесенә җибәрелә, – дип билгеләде Чишмә районы мәгариф идарәлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Гөлназ Кәримова.

Агымдагы елда районның 10 тәрбиячесе – Эльмира Аллаярова («Ладушки» балалар бакчасы, Шөнгәккүл), Гөлнара Вәлиева («Малыш», Чишмә авылы), Наталья Власенко («Родничок», Чишмә поселогы), Эльвира Әхмәтдинова («Солнышко», Чишмә поселогы), Мария Панекина («Сказка», Алкин-2), Эльвина Гайнетдинова («Радуга», Ярми), Айгөл Кудашева («Теремок», «Алкин» шифаханәсе авылы), Вәсилә Миңнебаева («Теремок», «Алкин» шифаханәсе авылы), Людмила Муллаянова («Солнышко», Чишмә поселогы), Эльвира Ваһапова («Аленушка», Чишмә поселогы) иң яхшы тәрбияче исемен алырга омтылачак.

Мәгариф идарәлегенең мәгълүмат-методика үзәге начальнигы Нурия Аллагулова, мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Гөлназ Кәримова, бәйгенең узган елгы муниципаль этабында җиңү яулаган Анна Иванова, «Светлячок» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм тәрбиячеләр бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләп чыгыш ясадылар.
Читайте нас: