Чишмэ
+19 °С
Облачно
Тат
Рус
Безнең тирә-як мохит
15 Апреля 2019, 07:17
Тарихи урыннар буйлап сәяхәт
2019 елның 30 мартында Уфадан бер төркем туристлар – крайны өйрәнү буенча «Поехали!» проектында катнашучылар өчен Хөсәен бәк кәшәнәсенә, Хөсәен бәк исемендәге җәмигъ мәчеткә һәм Чишмә поселогы буенча экскурсия үтте.
Лилия Нуретдинова
Анда киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, тарихчылар, географлар, крайны өйрәнүчеләр, республиканың күренекле урыннары белән кызыксынучылар һәм сәяхәт итәргә яратучылар катнашты.
Алар өчен музей буенча экскурсия дә оештырылды һәм «Саф чишмәләр төбәге» дигән видеоязма күрсәтелде.
Проектта катнашучылар тарафыннан, Башкортстан районнарының күренекле урыннарында һәм объектларында булу, крайны өйрәнүне популярлаштыру максатында, кызыклы кешеләр белән очрашулар оештырыла. «Җәмәгатьчелекнең электрон гәзите»нең («Башинформ» мәгълүмат агентлыгы) әдәби мөхәррире Евгений Сюткин әлеге проектның авторы һәм җитәкчесе булып тора.
Проектта катнашучылар шулай ук Тәпәреш авылында фермер Дамир Идиятуллин янында кунакта булдылар. Дамир Сәгыйтьҗан улы алар өчен ферма буйлап экскурсия оештырды һәм «Экопрод» кооперативының экологик яктан саф продукциясен тәкъдим итте.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"