Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
13 апрель 2019, 15:06

«Чишмә сандугачы» Арсланда яши

Үткән шимбә, 6 апрельдә, район Мәдәният сараенда «Чишмә сандугачы» бәйгесенең гала-концерты булды.

Быел бәйгедә районнан 70тән артык үзешчән җырчы катнашты, аларның утызы гала-концертта катнашу өчен сайланды.

«Чишмә сандугачы-2019» исемен алу өчен пенсионерлар, студентлар, төрле предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре һәм бәйге тарихында тәүге тапкыр ике укучы – Чишмә поселогыннан 11 яшьлек Дамир Ибраһимов һәм Шөнгәккүлдән сигез яшьлек Әлфир Нагаев катнашты. Әлфир әйтүенчә, ул вокалчылар бәйгеләрендә еш катнаша, ә чыгышларын туганнары төшереп, Ютубка үз каналларына куя.

– Гомумән алганда, бәйгедә 17 яшьтән өлкәнрәк вокалчылар катнаша, әмма быел малайларның әти-әнисе үтенече буенча аларга зур сәхнәдә чыгыш ясау һәм «Чишмә сандугачы» исемен алу өчен сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирергә булдык, – диде район Мәдәният сараеның художество җитәкчесе Рәүф Нарыкбаев.

Чыгышы белән Ярми авылыннан булган, әлеге вакытта Уфада мастер булып эшләүче Илвир Атнаголов та бәйгедә беренче тапкыр чыгыш ясаган.

– Әлегә кадәр бәйгедә катнашканым булмады, балачакта җырлый, мәктәптә үткән кичәләрдә чыгыш ясый идем, аннан соң берара туктап тордым, хәзер менә тагын сәхнәгә чыгарга булдым, – диде И. Атнаголов.

Бәкәй авылыннан 65 яшьлек Раил Хаҗиевның, Ярмидән килгән Зөлфирә Якупова һәм Караякуптан килгән Вәсилә Әхмәтҗанова кебек, бәйгедә электән дә катнашканы булган.

– Яшьрәк чакта, «Чишмә сандугачы» үткәрелә башлаган елларда, бәйгедә ике тапкыр катнашканым булды. Соңгы өч елда янә гала-концертта чыгыш ясадым, – диде В. Әхмәтҗанова.

Кемдер сәхнәгә чыгар алдыннан бик дулкынланды, башкалар үзләрен ышанычлы хис итте, чөнки алар өчен сәхнәгә чыгу гадәти эш. Мәсәлән, Фларис Бикбулатов күптәннән туйлар һәм тантаналы кичәләр алып бара, анда татарча да, русча да җырлар башкара.

Әмма һәр артист өчен иң мөһиме тамашачылар, бу көнне залда халык күп иде. Бәйгедә катнашучыларга көч-дәрт биреп тору өчен авылдашлары, күршеләре, дуслары һәм туганнары килгәннәр иде.

Җыр тыңлап, ял итеп утырырга килүчеләр дә булды.

– Бәйге билгеле артистларның концертыннан бер дә калышмады, күңелем тулып елап та алдым, бигрәк моңлы итеп җырлыйлар, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты чишмәле Роза Каһирова.

Ә гран-прига һәм «Чишмә сандугачы-2019» дигән мактаулы исемгә быел Арслан авылыннан килгән Илмир Рәхмәтуллин лаек булды.
Читайте нас: