Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
12 апрель 2019, 14:01

Белемнәрне тикшерү өчен диктант

Бу шимбә, 13 апрельдә, көндезге сәгать бердә рус теленнән белемнәреңне тикшереп, Тоталь диктантта катнашырга мөмкин булачак.

Акциядә катнашырга теләүчеләр өчен бөтен дөнья буенча 3100дән артык мәйданчык оештырылган.

Белемне тикшерү пунктлары илебезнең күп шәһәрләрендә һәм авылларында булачак. Диктант текстын билгеле актерлар, телевидениедән тапшырулар алып баручылар, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучылар укыячак. Уфада мәгариф учреждениеләре, китапханәләр, власть органнары, балалар бакчаларында 28 мәйданчык ачылачак.

Хәтта Уфа мэриясендә, БР Дәүләт җыелышы – Корылтайда, «Рәсәй – минем тарих» паркында, китапханәләрдә белемеңне тикшереп карарга мөмкин булачак. Тик бу мәйданчыкларга бару өчен алдан теркәлү мөһим: бөтен кешегә дә урын җитмәве бар.

Аның каравы, БашДУ, УДАТУ, УДНТУ, Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУ, БДМУга алдан теркәлмичә килергә мөмкин. Диктант язарга теләүчеләргә проектка онлайн кушылырга да тәкъдим ителә – моның өчен өйдән чыгарга да кирәкми, кул астында компьютер булу һәм totaldikt.ru сайтында теркәлү дә җитә.

2019 елда акция планетаның барлык алты континентында 19 сәгать поясында үтәчәк, дип фаразлана (Тоталь диктантка Антарктикада 7 полярник кушылачак). Акцияне оештыручылар фикеренчә, диктантта 250 меңнән артык кеше катнашачак. Агымдагы елда Тоталь диктант тексты авторы – язучы һәм әдәбиятчы Павел Басинский.

– Әлбәттә, мин шунда ук ризалаштым! Мондый тәкъдимнән баш тартмыйлар, шундый географик масштабтагы аудитория өчен дүрт текст әзерләү – ул хөрмәт күрсәтү билгесе, – дип проектта катнашу турындагы тәэссоратлары белән уртаклаша Павел Басинский. – Фрагментларга килгәндә исә, алар бик үк гадәти булмаган, үзара бәйләнештә торган, гомуми идея белән сугарылган текстлар, бәлки, детектив әсәрдән өзекләр булырга тиеш иде. Шуңа күрә мин сюжетлар сыйфатында беренче фрагмент өчен Александр Пушкинның «Моцарт һәм Сальери» пьесасын, икенче фрагментка Николай Гогольның «Мертвые души» һәм өченчесе өчен Максим Горькийның «На дне» әсәрен алдым. Ә дүртенче текст Лев Толстойдан башка була алмас иде, аның иҗатын якын күрәм. Әмма мин авторның әдәби әсәрен түгел, ә мине һәрвакыт дулкынландырган, Николенька кеше бәхете рецепты турында язган яшел таякчык турындагы тарихын алырга булдым.

Текст төзүгә Мәскәүнең Рус теле институтыннан филологлар һм лингвистлар да өлеш керткән. Алар Павел Басинскийдан һәр текстта тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләр, тирелар, ике нокталар һәм кагыйдәләр күләменең якынча бер чама булуын сораганнар.

Әйткәндәй, белемнәрен арттырырга теләүчеләр моны Тоталь диктантка әзерлек буенча онлайн-мәктәптә эшли алдылар. Дәресләр totaldikt.ru сайтында туры эфирда үтте, аның язмалары белән тәүлек әйләнәсенә

13 апрельгә кадәр танышырга мөмкин булачак. Диктанттан соң йомгак ясау өчен өч дәрес үтәчәк – катнашучылар Тоталь диктантта хата җибәргән катлаулы очраклар тикшереләчәк.
Читайте нас: