Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
11 апрель 2019, 18:32

Сәхнәдә – «Аленушка» балалары

«Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Халыкара театр көненә үзләре яраткан әкиятләрне сәхнәләштерделәр.

Ләүлизә Дёмина


Чара «Ландышлар» төркеме чыгышыннан башланды, алар «Теремок» әкиятен күрсәттеләр. Беренче тапкыр спектакль куйганга күрә бик дулкынлансалар да, яшь актерлар тырышып уйнадылар. «Незабудки» төркемендәге балалар «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» әкиятен күрсәттеләр. Балаларның әти-әниләре дә читтә калмады: Гөлназ Хисмәтуллина кәҗә бәтиләренең әнисе, ә Айгөл Әбзәлова бүре ролендә булды. «Ромашкалар» төркеменнән балалар – төлке һәм куян, «Көнбагыш» төркеме – Маша һәм аю, «Кыңгыраулар» төркеме – ялкау онык һәм «Васильки» ясле төркеменә йөрүче сабыйлар «Күңелле яңа ел» әкиятләрен тәкъдим иттеләр.

Тамашачылар балаларның чыгышын җылы кабул итте. Чара ахырында балалар бакчасы мөдире Алена Кузьмина әкият куюда катнашкан әти-әниләргә рәхмәт хатлары тапшырды, ә балаларга татлы бүләкләр өләштеләр.
Читайте нас: