Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
11 апрель 2019, 18:24

Чишмәдә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш үтте

Үткән җомга район Мәдәният сараенда Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды.

Фойеда районның уңышларын, казанышларын һәм бай тарихын чагылдырган зур юбилей күргәзмәсе тәкъдим ителде.

– Мин «Чишмә элеваторы» вәкиле. Үзебездә пешерелгән икмәк белән мактана алабыз, аның белән 10 елдан артык балалар бакчаларын, мәктәпләр һәм кибетләрне тәэмин итәбез, үз пекарнябыз бар. Стендта элеватор эше һәм аның төзелү тарихы турында мәгълүмат урнаштырылган. Чишмә басуларыннан гына түгел, шулай ук Чакмагыш, Туймазы районнарыннан китерелгән игенне дә киптерәбез һәм эшкәртәбез, – дип сөйләде лаборант Екатерина Мангул.

Күргәзмәдә катнашкан һәр оешма чарага әзерләнүгә җаваплы карады. Чишмә районы архивы, китапханә, мәгариф идарәлеге, үзәк район дәваханәсе, май экстракцияләү һәм шикәр заводлары, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, элеватор һәм Башкортстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты үз тарихы һәм казанышлары турында мәгълүмат тәкъдим итте.

Матур итеп бизәлгән стендлар, продукция һәм җиһазлар үрнәкләре, билгеле җитәкчеләрнең, хезмәт алдынгыларының фотосурәтләре чарага килгән һәркемнең күңелендә районыбыз казанышлары белән горурлану хисе уятты.

– Безнең заводта югары сыйфатлы продукция җитештерелә. Бер урында тормыйбыз, технологияләр камилләшә, инвестицияләр арта. Ике елда предприятиегә якынча 2 млрд 400 сум акча инвестицияләнәчәк. Яңа фасовка цехы төзергә планлаштырабыз. Завод 25 елдан артык эшли һәм горурланырлык сәбәп бар, – дип ассызыклады май экстракцияләү заводының генераль директоры Айдар Якупов.

Тантаналы чара район тарихы һәм үсеше, мөһим сәнәгать предприятиеләре, районның үсеш динамикасына уңай йогынты ясаучы һәм аның бай тарихын булдыручы структуралар турындагы видеоязма белән башланды. Җыелышка чакырылган кунаклар, авыл биләмәләре башлыклары, районның шәрәфле халкы килде.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов залда җыелучыларның барысын да республика барлыкка килүнең юбилей датасы белән котлады, һәм Башкортстан Республикасы Рәсәй Федерациясенең терәк төбәкләренең берсе булып тора, Чишмә районы да республика белән бергә үсеш юлыннан бара, дип билгеләде.

– Самара-Уфа тимер юлы төзелү сәбәпле, 1855 елда станция барлыкка килгән, әкренләп ул Чишмә эшчеләр поселогына әйләнгән, – дип сөйләде Флүр Зинур улы тарихка күз салып.

Ул район үсешенең мөһим социаль-икътисади этапларын билгеләде, Чишмә төбәгенең казанышларына әһәмиятле өлеш керткән кешеләрнең исемнәрен атады. Сугыш чорындагы авырлыклар һәм сугыштан соңгы елларда районны тергезү чишмәлеләрнең рухын сындырмаган, дип билгеләде ул.

Башкортстан Республикасының Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле Башкортстанда бер гасырлык юбилей хөрмәтенә «Республиканың 100 еллыгына 100 объект» программасы тормышка ашырылуын билгеләде. Һәр муниципаль районда социаль яктан әһәмиятле юбилей объектлары күтәрелә, аларның бер өлеше төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Башкортстан илнең тулаем төбәк продуктының гомуми күләменнән яртысыннан күбрәген бирүче дистәләгән төбәкләр исәбендә. Республика нефть эшкәртү, дизель ягулыгы җитештерү, мөгезле эре терлек саны буенча илдә беренче, сөт һәм сөт продукциясе җитештерү буенча икенче урында тора.

– Безнең төбәк шулай ук ял итү, сәламәтләнү һәм сәяхәткә килү өчен җәлеп итәрдәй дистәләгән субъект арасында тора, – дип санап китте дәүләт комитеты рәисе. – Башкортстан шулай ук бай мәдәни традицияләре белән данлыклы, күренекле якташларыбыз арасында Башкорт АССРының халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, Чишмә районында туып үскән Мостай Кәрим бар, быел без аның йөз еллык юбилеен билгеләячәкбез. Чишмә районы туктаусыз үсеш ала, республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә. Аның территориясендә зур эшкәртүче заводлар бар, яңа производстволар ачыла.

В. Спеле алда торган бурычларга да кагылды: икътисадта, инвестиция үсешендә, социаль өлкәдә сыйфатлы ыргылыш ясау мөһим; күбрәк төзү, сәламәтлек сагын, мәгарифне алга җибәрү зарур.

Бу көнне үзләренең күпьеллык намуслы хезмәте белән район һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән бик күп чишмәлеләрне «Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгы» юбилей медальләре белән бүләкләү тантанасы үтте. Фәүзи Әсәдуллин, Әнәс Байбурин, Марс алиуллин, Любовь Костусенко, Рәис Мөэминов һәм башкалар бүләкләнде. Чишмә районы хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр дә булды.

Бәйрәм концертында район Мәдәният сарае хезмәткәрләре генә түгел, Екатеринбург шәһәреннән Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле дә чыгыш ясады. Ул тамашачыларга дәртле, матур, ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган номерлар тәкъдим итте.

Хәрби хезмәткә алу пунктыннан Азат Садыков җитәкчелегендәге хәрбиләр дә хезмәттәшләрен күрү өчен генә түгел, ә Чишмә егетләрен контракт буенча хезмәткә калырга өндәү өчен дә килгәннәр иде.
Читайте нас: