Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
7 апрель 2019, 14:15

Боз астыннан балык тоту

Турнир, гадәттәгечә, һәвәскәр һәм һөнәри балыкчылар арасында зур кызыксыну уятты.

Римма Карагулова
Калмаш сусаклагычында кайчан карама балыкчылар күп була. Менә бу юлы да март азакларында биредә боз астыннан балык тоту буенча турнир үтте.

Аны бишенче ел рәттән Чишмә районы спорт комитеты булышлыгында «Чишмә» балыкчылар клубы оештырды. Бу көнне һава торышы бик матур – җылы һәм кояшлы булды. Якын-тирәдәге авыллардан һәм районнардан илледән артык балыкчы килде.

– Кагыйдәләр гади, – дип аңлатты ярышларның баш судьясы Виталий Костров, – ярышта катнашучылар бер-берсеннән биш метр ераклыкта утыра, өч сәгать вакыт бирелә, балыкны ялтыравык батыргычлы яки җим кидертелгән бер кармак белән тотабыз.

Һәм менә ярышлар башлануы турында хәбәр ителде. Балыкчылар үз урыннарын алдылар. Аларның күбесе бер бәке янында озак тоткарланмады: балык капмаса яңа бәке ачып шунда күчте.

Поселокта яшәүче Наил Гарифуллин елның теләсә кайсы мизгелендә балыкка йөри, әмма, барыннан да ныграк, кыш балык тотарга ярата.

– Минем өчен балык тоту – ул, беренче чиратта, җаным-тәнем белән ял итү, ә әлеге ярышлар башка районнардан килгән дусларым белән күрешү мөмкинлеге дә, – диде балыкчы.

Бу турнирда шулай ук гүзәл зат вәкилләре дә катнашты, алар арасында ун яшьлек кыз да бар иде. Ульяна Самагина, кызлар балыкка йөреми, бу турыда анекдотлар гына була, дигән фикерне кире какты дияргә мөмкин. Ул күптән түгел боз астыннан балык тоту буенча республика фестивале призеры булган.

– Балык тоту белән биш яшьтән шөгыльләнәм, бу эшкә әтием өйрәтте, – диде Ульяна. – Интернетка һәм уенчыкларга караганда балык кармаклауга өстенлек бирәм, минем өчен ул, барыннан да элек, табигать кочагында ял итү.

Һәм менә иң дулкынландыргыч мәл –балыкчыларның табышын үлчәргә вакыт җитте. Судьялар ярыш нәтиҗәләрен билгеләгән арада бәке тишү буенча өстәмә бәйге оештырылды. Биредә Вадим Емышаев барысына караганда да җитезрәк булып чыкты.

Балыкчылар әйтүенчә, мондый ярышлар кызыксынулары бер булган кешеләрне берләштереп кенә калмыйча, файда да китерә: ачылган бәкеләрдән балыкларга кислород килә, ә алар бу вакытта аңа бик мохтаҗ.

Турнир тәмамланганнан соң барлык катнашучыларны тәмле пылау һәм кайнар чәй көтте.

Ярыш йомгаклары

Һәвәскәр балыкчылар арасында Альмир Янтуганов, һөнәриләр арасында Александр Худяков, хатын-кызлардан Лидия Мөхәммәтҗанова беренче урыннарны алдылар. Балалар арасында беренче урын Артем Шапкога бирелде. Шулай ук иң яшь (Виолетта Хизбуллина) һәм иң карт катнашучыга (Иван Романов) бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас: