Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
7 апрель 2019, 14:19

Ачык һавада музыка. «Евразия йөрәге» тамашачыларны көтә

Уфада дүртенче тапкыр зур бәйрәм, «Торатау» Конгресс-холл янындагы амфитеатрда «Евразия йөрәге» – Халыкара сәнгать фестивале үтәчәк.

Аны уздыру вакыты да билгеле – килергә теләүчеләр 12–15 июньдә ачык һавада сыйфатлы музыка тыңлап ләззәтләнә ала, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы.

Халык арасында киң билгеле булган форумның форматы берникадәр үзгәрәчәк. Фестиваль барышында тамашачыларны «Симфония төне» концерты көтә, анда республиканың Милли һәм Яшьләр симфоник оркестрлары чыгыш ясаячак. Солистлар – Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков (Мариин театры), Башкортстанның атказанган артисткасы Әлфия Кәримова (Астана-Опера), шулай ук Рәсәйнең Зур театры җырчылары.

Башкортстан Республикасы барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган «Алга, Башкирия! Вперед, Башкортстан!» программасына зур урын биреләчәк. Башкортстанның сәнгать осталары һәм әйдәүче коллективлары, шулай ук тумышлары белән безнең республикадан булган, илдә һәм дөньяда танылу алган кешеләр сәхнәгә чыгачак. Тамашачылар «Бердәмлек – Содружество» Халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә катнашучыларны күрергә шат булыр, мөгаен.

Тантаналы вакыйга 12 июньдә, Рәсәй көнендә булачак, кунакларны «Без бергә – Рәсәй!» дип аталган зур бәйрәм көтә. Бу көнне тамашачылар Надежда Бабкинаның «Рәсәй җырлары» Бөтенрәсәй фестиваль-марафонында катнашачак, аныңда илебезнең иң яхшы коллективлары һәм солистлары чыгыш ясаячак. Мәскәүнең «Рус җыры» дәүләт фольклор музыка театры: «Рус җыры» ансамбле, «Тере планета» балеты, «После одиннадцати» фолк-рок төркеме, «Россияне» ансамбле, Евгений Гор үз номерларын тәкъдим итәчәк. Концертта казак җыры дәүләт ансамбле «Криница», Кузбассның «Себер калейдоскобы» дәүләт филармониясенең бию театры, «Таулар ритмы» ансамбле, «Мерема» этник фольклор студиясе, «Айланыс» фольклор ансамбле, Саха Республикасының (Якутия) халык артисты Альбина Дегтярева катнашачак.

Күп санлы тамашачыларны («Евразия йөрәге»ндә башкача булырга мөмкин түгел) «Этнотөн» һәм милли киемнәр бәйрәме көтә. Өч көнлек марафон программасы фестивальнең иң яхшы номерларыннан торган Гала-концерт белән тәмамланачак. Әлеге вакытта киңкүләмле форумда катнашачакларын Эмир Кустурица һәм серб фолк-рок төркеме «The No Smoking orchestra» раслады. Аларның чыгышын «Этнотөн» барышында күрергә мөмкин булачак. Шулай ук «Евразия йөрәге» тамашачылары алдында иң яхшы хәрби музыкаль, иҗади-сәнгать коллективларының берсе – Рәсәй Федерациясе милли гвардиясенең үрнәкле оркестры үз осталыгын күрсәтәчәк.

Әйткәндәй, «Евразия йөрәге»ндә Юрий Шатунов, «Пицца» төркеме һәм Алсу чыгышлары да булырга ихтимал. Әле алар белән бу турыда сөйләшү бара.
Читайте нас: