Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
6 апрель 2019, 14:11

Кох таякчыгы чиста куллардан курка

Үткән җомга «Толпар» шифаханәсенең «Алкин» бүлекчәсендә Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә «Туберкулездан клиник тәкъдимнәр» темасына фәнни-гамәли конференция булды.

Конференция барышында белгечләр чирне иртә ачыклау максатында халыкны тикшерү (Манту пробасы ясау, флюорографиягә төшерү), химиотерапия дә кертеп комплекслы дәвалау мөһимлеге турында сөйләделәр. Балаларны дәваханә шартларында үләннәр белән дәвалау турында кызыклы чыгыш булды. Анда сабыйларга дару препаратларын табиб кушуы буенча гына бирергә кирәклеге билгеләнде.

…Шифаханә коридорында очраган балалардан район гәзите хәбәрчесе «Кайдан килдегез?» дип сорады.

– Стәрлетамактан! – Учалыдан! – Сибайдан! – Иглиннән! – дип җавап бирделәр алар.

– Безнең шифаханәгә республиканың төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан балалар килә, сирәк булса да күрше төбәкләрдән, мәсәлән, Екатеринбургтан бар, – дип хәбәр итте өлкән шәфкать туташы Фәүзия Гатиева. – Бездә ел саен 6 меңләп бала дәвалана. «Толпар»га тернәкләнү өчен киләләр, шифаханәгә туберкулез белән авырган кешеләр белән бәйләнештә булган һәм сулыш органнары авыруы кичергән балалар да җибәрелә.

Уку елына туры килсә, балалар биредә барлык фәннәр буенча укыйлар да. Физкабинетта, аромафитотерапия бүлмәләрендә табиб билгеләгән дәвалауны үтәләр, биредә шулай ук фитобар, электр йокы, галотерапия һәм башка кабинетлар да бар.

– Ә без апам белән бирегә өченче тапкыр килдек, – дип сөйли 11 яшьлек чишмәле. – Безгә монда бик ошый, яхшы ашаталар, процедуралардан күбрәк массаж ошый.

– Бүген соңгы көн биредәбез, бер ай тордык, хәтта китәсе дә килми, бик күп дуслар таптык, – диде Сибайдан килгән Вилия Кәримова. – Дәвалау да ошады, аеруча массаж, кымыз белән дәвалану, тоз шахтасы.

Чишмә үзәк район дәваханәсенең табиб-фтизиатры Наталья Морева районда туберкулез торышы турында сөйләде. Бу чир белән 106 кеше диспансер исәптә тора. 44 пациент туберкулезнең актив, алтысы ачык формасы белән авырый. 2017 елда 14 кешедә туберкулез авыруы табылган, аларның икесе 18 яшькә кадәрге балалар булса, 2018 елда исә 13 кешедә ачыкланган, тугызының ике елдан артык вакыт флюорография үткәне булмаган. Алар арасында балалар юк, әмма бер пациентта туберкулезның ачык формасы. Ә 2019 ел башыннан өч кеше исәпкә алынган инде.

– Туберкулез авыруын микобактерия (Кох таякчыгы) китереп чыгара. Әлеге авыру бөтен дөньяда иң таралган йогышлы чирләрнең берсе булып тора, – дип аңлатты Наталья Александровна. – Ул һава-тамчы юлы белән йога. Туберкулез таякчыгы сөйләшкән, төчкергән, йөткергән вакытта, шулай ук кулланылыштагы әйберләр аша тапшырыла.

Фтизиатр туберкулезны социаль авыру һәм аның төп сәбәбе тормыш сыйфатының түбән дәрәҗәдә булуы, дип билгеләде. Әлеге чир ВИЧ-инфекциялеләргә дә яный. ВИЧ-инфекциялеләрнең иммунитеты какшаган була һәм туберкулезга каршы тора алмый. Ачык формадагы туберкулез белән авыручылар тирә-юньдәгеләр өчен хәвефле, чөнки аларның төкрегендә микобактерияләр бар. Бактерияләр ачыкланмаса, бу чирнең ябык формасы.

Авыручылар күп очракта диспансеризация үткәндә флюорографиягә төшкән вакытта ачыклана. Кемдер бертуктаусыз ютәлләүгә, температура күтәрелүгә, хәлсезлек тоюга зарланып килә, тикшергән вакытта мәкерле чир белән авыруы билгеле була.

– Чирне кисәтү турында сөйләгәндә, иң нәтиҗәле ысул – вакцинация, – дип аңлатты табиб. – Туберкулездан тәүге прививка сабыйга бала тудыру йортында ук ясала. Ә 17 яшьтән флюорографиягә төшәләр.

Гади гигиена таләпләрен үтәргә: урамнан кергәч, җәмәгать транспортында йөргәннән соң пычрак кулларны сабынлап юарга кирәк. Дөрес һәм сәламәт туклану, сәламәт тормыш рәвеше алып бару иммунитетны ныгытыр.
Читайте нас: