Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
5 апрель 2019, 16:08

Музейда –Театр елына багышланган кичә

Үткән атнада, 26 мартта, районның Тарих-крайны өйрәнү музеенда Бөтендөнья «Театр көне 2019» акциясе һәм Рәсәйдә Театр елы барышында тематик кичә үтте.

Чишмәлеләр белән очрашуга гомерләрен сәнгатькә багышлаган һәм әле булса үз һөнәренә тугры калган Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәт Камильянов һәм үзешчән артист Зөлфирә Ягъфәрова килде. Әйткәндәй, Ә. Камильянов 1973 елда халык театры исеменә лаек булган Чишмә районы татар халык театрына 1970–2011 елларда җитәкчелек иткән. 2012 елдан башлап театрның режиссеры – Филүс Рәхмәтуллин. Әхмәт Хәсән улы татар халык театрына җитәкчелек иткән елларда төрле авторларның пьесалары һәм әсәрләре буенча куелган спектакльләр: М. Задорновның «Иреңне миңа сат» комедиясе, Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» драмасы һәм башкалар белән репертуарны баеткан.

Тамашачылар игътибарына Мостай Кәримнең «Кыз урлау» һәм Әсхәт Мирзаһитовның «Аналар көтәләр улларын» пьесалары буенча куелган спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде. Бу көнне музейның күргәзмәләр залы Чишмә татар халык театры куйган спектакльләрнең афишалары белән бизәлде. 1979 елгы афишада билет бәясе – 80 тиен.

Тамашачыларның актерлар белән аралашу мөмкинлеге булды, Әхмәт Хәсән улы һәм Зөлфирә Мулламәгариф кызы театр сәнгатендәге тәүге адымнары турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Музей директоры Радик Әхмәдиев Театр елында төп бурычыбыз – барысын да театр сәнгатенә җәлеп итү, дип билгеләде.

Кичә музейда «Театр – үзенчәлекле дөнья», «Театрга багышланган гомер» (Ә. Камильяновның гаилә альбомында сакланган фотосурәтләрдән) һәм «Тере табигать» күргәзмәләре буенча экскурсия белән тәмамланды.
Читайте нас: