Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
4 апрель 2019, 13:43

Росгвардиячеләр һөнәри бәйрәмен билгеләде

27 мартта ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте

Азат ХАЛИКОВ, Чишмә районының ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы


Бүгенге көндә Чишмә поселогының ведомстводан тыш сак бүлеге ике йөздән артык, шул исәптән мөһим дәүләт объектларын, шулай ук 30дан күбрәк фатирны һәм гражданнарның милеге куелган урыннарны саклый. Ведомстводан тыш сак бүлегенең наряд һәм тоткарлау төркеме хезмәткәрләре җинаятьләрне ачуда турыдан-туры катнаша. Ә 27 мартта ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Календарьдагы бу дата РФнең милли гвардия гаскәрләре көне буларак билгеләнә. Бәйрәм 2017 елның 16 гыйнварында Рәсәй Президенты Указы белән «хәрби традицияләрнең күчә килүчәнлеген саклау һәм РФнең милли гвардия гаскәрләрендә хезмәт итү абруен күтәрү максатында» билгеләнгән. Элек бу көн Эчке эшләр министрлыгының Эчке гаскәрләр көне буларак бәйрәм ителде.

Росгвардиягә МВДның эчке гаскәрләре, махсус отрядлар (СОБР), аеруча билгеләнештәге мобиль отрядлар (ОМОН), МВДның махсус тәгаенләнештәге оператив тәэсир итү һәм авиация үзәге, шулай ук МВД карамагындагы аэропортлар, лицензия-рөхсәт бирү хезмәте һәм ведомстводан тыш сак керә.
Читайте нас: