Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
3 апрель 2019, 11:51

Укучылар робот җыя

Үткән пәнҗешәмбе Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлегендә робот техникасы буенча «RoboSTART» бәйгесе үтте.

Анда поселок мәктәпләреннән 6 команда катнашты. Бәйгенең шәхси этабында һәр катнашучы конструктордан җыелган планетоход моделен тәкъдим итте; ә команда этабында балалар роботларны бергәләп җыйдылар.

«Электроника һәм робот техникасы» берләшмәсенә йөрүче югары сыйныф укучылары этаплар арасында бирелгән траектория буенча хәрәкәт итүче, ЗНАП роботларының мөмкинлекләрен күрсәттеләр һәм «Акыллы йорт» проектын тәкъдим иттеләр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча район үзәгенең 1нче мәктәбе укучылары беренче һәм өченче, ә 5нче мәктәп командасы икенче урын алды.
Читайте нас: