Үткән атнада Пенза һәм Биккол авыллары халкы әлеге бәйрәмне билгеләп үтү өчен авыл Мәдәният йорты янына җыелды. Хәтта язга хас булмаган салкын һава торышы да бәйрәмне күңелле итеп үткәрүгә комачаулый алмады.
Биредә халыкны бәйрәмгә чакырып иртәдән үк күңелле җыр-моңнар һәм бию көйләре яңгырады. Бу чараны оештыручылар – Чишмә поселогыннан килгән Назгөл белән Сергей Михайловлар бәйрәм халәте булдырып, халыкның күңелен ачтылар, төрле шаян бәйгеләр үткәрделәр.
– Нәүруз бәйрәмен тәүге тапкыр үткәрәбез, киләчәктә ул гореф-гадәткә әйләнер, дип уйлыйбыз. Авыл халкы аны оештыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтте – бу бик яхшы күренеш, һәм әлеге авылларда тату һәм ачык йөзле халык яшәве турында сөйли, – диде Н. Михайлова.
Бу көнне һәркем күңелле бәйгеләрдә һәм уеннарда катнаша алды, ир-егетләр, малайлар һәм хәтта гүзәл зат вәкилләре дә кадак кагуда, пычкы белән утын кисүдә ярыштылар, капчык киеп йөгерделәр, аркан тартыштылар, ә тамашачылар әле тегендә, әле монда якыннары өчен җан аттылар, тамакларын жәлләмичә «Әйдә! Әйдә!» дип кычкырдылар.
Табын хуҗабикәләр алып килгән аш-судан сыгылып торды. Биредә тәбикмәкләр дә, төрле камыр ризыклары да бар иде. Авыл халкы саламнан ясаган кыш карачкысын яндыру бик күңелле һәм кызыклы вакыйга булды, ул яз килүен гәүдәләндерде.