Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
2 апрель 2019, 18:54

Глаукома – мәкерле авыру

Әлеге вакытта глаукома – дөм сукыр калу һәм начар күрү сәбәпләренең берсе.

Зәйтүнә Алексеева, табиб-офтальмолог
Ул иң куркыныч чирләрнең берсе, аның башлангыч стадиясе бернинди билгеләрсез үтә.

Бу авыру яшь барган саен күрү сәләтенең кимүе фонында 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә үсеш ала. Глаукома булганда күз эчендәге кан басымы югары күтәрелә. Шуның аркасында күз күреме начарлана, күрү мәйданы тарая, күрү нервысына зыян килә. Күпчелек очракта авыру ике күздә дә була һәм дәваламаганда сукыраюга китерә. Глаукома вакытында нервка зыян килүне туктатып булмый. Үз вакытында дәвалану күз эчендәге кан басымын төшерергә һәм глаукома билгеләрен туктатырга мөмкинлек бирә. Глаукоманың тәүге билгеләрен күз табибы гына ачыклый һәм дәвалануга төзәтмәләр кертеп, авыру барышын күзәтеп тора ала. Күз күреме начарланса, күз чокырында һәм каш өстендә авырту яисә басым тойсагыз, күз аллары караңгыланса, бу табибка бару өчен сәбәп булып тора.

Чишмә районында глаукома белән авырган 414 пациент диспансер исәптә тора. Күздәге кан басымын үзәк поликлиникада ике тонометрист, фельдшер-акушерлык пунктларында 41, авыл табиблык амбулаторияләрендә өч фельдшер үлчи. Табибка кабул итүгә килгән, медицина тикшерүе үткән һәркемнең кан басымы үлчәнә, 40 яшьтән өлкәнрәкләр күз басымын ике елга бер тапкыр үлчәтеп торырга тиеш. Күзендә кан басымы югары булган пациентлар район поликлиникасына офтальмологка консультациягә җибәрелә. Ел саен 500ләп чишмәле тулысынча тикшеренү һәм диагнозны аныклау өчен Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтына җибәрелә. Районда ел саен 40–50 кешедә глаукома чире ачыклана.
Читайте нас: