Форум эшендә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай карамагындагы Яшьләр җәмәгать палатасы әгъзалары катнашты.
Җәмәгать палатасы рәисе Зарина Газизова үзенең чыгышында форумда катнашучыларны акцияләрдә актив катнашырга, проектлар төзүдән курыкмаска өндәде.
Форум барышында бизнес-тренер Тимур Зәйнуллин белән «Эшкуарлык», районның «Ышаныч» яшьләр үзәге волонтерлары белән «Бердәмлек», Чишмә үзәк район дәваханәсе табиблары җитәкчелегендә «Мин – сәламәт тормыш рәвеше өчен!» юнәлешләре буенча мәгариф мәйданчыклары оештырылды.
Соңыннан форумда катнашучылар игътибарына сәнгать мәктәбе, Пионерлар һәм укучылар йортына йөрүче балалар тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде.
Линара Сабирова, волонтер