Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Авыллар буйлап спектакльләр куеп...

Агымдагы елда Театр елы барышында Чишмә районында күчмә спектакльләр куела.

Район Мәдәният сарае, авыл клублары һәм мәдәният йортларының иҗади коллективлары авыл халкына күренекле язучыларның әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән спектакльләрдән өзекләр һәм тулы постановкалар тәкъдим итә.

– Безнең төп бурыч – иҗади коллективлар эшен активлаштыру һәм театр сәнгатен районда яшәүче һәркем карый алырлык итү, – ди район Мәдәният сарае директоры Салават Гыйльметдинов.

Чишмә татар халык театры район Мәдәният сараенда эшли һәм репетицияләр ясый. Режиссер Филүз Рәхмәтуллин һәм художество җитәкчесе Рәүф Нарыкбаев ел саен тамашачылар игътибарына яңа спектакльләр әзерлиләр. Тик район үзәгендә костюмнар, аппаратура һәм декорацияләр белән проблема булмаса да, авылларда үзешчән актерлар рольләрне өйрәнеп кенә калмыйча декорацияләрне дә үз куллары белән эшлиләр, костюмнар да тегәләр. Мәсәлән, горныйлылар шулай эшли. Укытучылар, табиблар, укучылар, пенсионерлар, бер сүз белән әйткәндә, авыл халкы, кич Мәдәният йортына килеп актерларга әйләнәләр.

Ә үткән атнада район Мәдәният сараенда Башкортстан республикасының 100 еллыгына һәм БР халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган «Театр аллеясе» район фестиваленең финал туры булды. М. Кәримнең «Ай тотылган төндә», «Айгөл иле», Туфан Миңнуллинның «Балалар һәм аналар» әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде.
Читайте нас: