Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

ФАПларның күбесенә ремонт таләп ителә

Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Р. Хәбиров һәм Чишмә районы хакимияте башлыгы Ф. Уразмәтов аккаунтларына җибәрелгән мөрәҗәгатьләрне тикшерү һәм «Инцидент» программасы республикада сәламәтлек саклау мәсьәләсенә, шул исәптән авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) торышына яисә аларның бөтенләй булмавына караган иң көнүзәк темалар күтәрелүен күрсәтте.

Шул җәһәттән үткән елның декабрендә рейд үткәрелде, аның барышында республикадагы медицина учреждениеләрендә матди хәлнең бик яхшы түгеллеге билгеле булды. Ачыклануынча, 2064 фельдшер-акушерлык пунктының 72%ы начар торышта һәм аларга кичекмәстән капиталь ремонт таләп ителә. Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров БР Дәүләт җыелышы – Корылтайга Юлламасында республика Хөкүмәтенә медицина оешмаларын төзү, капиталь ремонтлау һәм биналарын яңартып кору программасын эшләргә йөкләмә бирде.

Гыйнвар аенда үзәк район дәваханәсе баш табибы Камил Яппаров җитәкчелегендәге комиссия Чишмә районы ФАПларын тикшереп чыкты. ФАП биналары торышы каралды һәм аларның «язмышы» (косметик ремонт, капиталь ремонт таләп ителүе яисә модульле ФАПка алыштыру мөһимлеге) хәл ителде.

– Биналар торышын һәм фельдшерлар эше нәтиҗәлелеген тикшерү максатында барлык фельдшер-акушерлык пунктларын карап чыктык. Әлеге вакытта районда 41 ФАП бар, шуларның өчесе: Дмитриевка, Күчем һәм Чувалкип авылларында – буш тора. Бишкәҗә пунктында да вакытлыча фельдшер юк. Кадрлар белән тәэмин ителеш – 93%, 2016 елдан «Земство фельдшеры» программасы буенча дүрт белгеч эшкә алынды, – диде Камил Самат улы. – 18 пунктта капиталь ремонт ясау, шуларның тугызын модульлегә алыштыру, 10 объектта төрлечә үзгәртеп косметик ремонт эшләү планлаштырыла. Соңгы өч елда районның 10 фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт ясалды. 2017 елда Узытамак авылында, 2018 елда Питрәйдә модульле пункт төзелде.
Читайте нас: