Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тракторларны чәчүгә әзерлиләр

Әлеге вакытта район хуҗалыкларында язгы чәчү эшләренә актив әзерлек бара.

«Башкир-агроинвест» җәмгыятендә механизаторлар иртәдән алып тракторлар ремонтлау белән шөгыльләнәләр.

Рушан Ибраһимов бу хуҗалыкта 14 ел механизатор булып эшли, быел яз ул бөртекле культуралар чәчү белән шөгыльләнәчәк. Әлеге вакытта ул «Citan-1200» чәчкечен ремонтлауны тәмамлый.

– Заманча, уңайлы техника, иң мөһиме, аны тәртиптә тотарга һәм вакытында ремонтларга кирәк, – диде Р. Ибраһимов.

«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлеге белән идарә итүче Марс Фәйзуллин сүзләренә караганда, 20нче мартка техниканың 80 проценты кыр эшләренә әзер булган. Төп узелларны ремонтлау тәмамланган, соңгы эшләр, мәсәлән, шиналар кайтарасы һәм алыштырасы гына калган.

– Чәчүдә барлык тракторлар катнашачак, алар безнең бүлекчәдә 31, – диде М. Фәйзуллин. – Хуҗалыкта чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен чәчү комплекслары, бөртеклеләр һәм чөгендер чәчкечләр, компакторлар, ашлама тараткычлар бар. Өстәмә рәвештә уҗымнарны тукландыру өчен «Туман» сиптергече сатып алынган.

«Башкир-агроинвест» җәмгыяте басуларында бодай, арпа, борчак, соя, бөртеккә һәм силоска кукуруз, шепкән, люпин үстерелә. Шулай ук горчица чәчелә, быел аны үстерү мәйданнарын дүрт тапкырга диярлек – ике мең гектарга кадәр арттыру планлаштырыла (узган елда – 472 га). Белгеч сүзләренә караганда, ул игенчеләрнең өметен тулысынча аклаган һәм үзен югары табышлы культура буларак күрсәткән. Әмма, төп культура – шикәр чөгендере, ул 3376 гектарда чәчеләчәк.

Моннан тыш «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе составына Чишмә һәм Благовар районнарында урнашкан якынча 10 мең гектардагы яңа җир участоклары кергән. Шуның исәбенә бөртекле культуралар үстерү мәйданнарын арттыру планлаштырыла.

Әлеге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиесендә 58 механизатор хезмәт куя, тиздән Башкорт дәүләт аграр университет студентлары практикага килергә тиеш. Яшь агрономнар, инженерлар һәм комбайнчылар белемнәрен практикада кулланачак, ә югары уку йортын тәмамлаганнан соң аларны даими нигездә эшкә алырга әзерләр.

Әңгәмә ахырында Марс Флүр улы хуҗалыкта ягулык һәм орлык белән проблема булмавын билгеләде. Ә киләчәккә планнарда орлыкчылык хуҗалыгы статусын алу бурычы тора.
Читайте нас: