Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Туруннарыбызга су җитәрме?

Ел саен 22 мартта Бөтендөнья су байлыклары көне билгеләнә.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе резолюциясендә бу көнне дәүләтләргә су ресурсларын саклауга һәм үзләштерүгә багышланган чаралар үткәрү тәкъдим ителә. Әмма чиста суны саклау өчен елына бер көн генә җитәме?

– Суның сыйфаты даими рәвештә тикшерелә, шуннан тыш, суүткәргеч челтәрнең билгеле нокталарында мониторинг үткәрелә, районның зур торак пунктларында скважиналардан һәм резервуарлардан анализга су алына, – диде Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең БР буенча идарәлегенең Чишмә территориаль бүлеге начальнигы Таһир Байбурин. – Бу чараларның максаты су сыйфатының санитар-химик һәм бактериологик күрсәткечләрен тикшерүгә кайтып кала. Соңгы елларда чишмә суларының сыйфаты да даими тикшереп торыла.

Таһир Салих улы сүзләренә караганда, аларның кайберләрендә бактериологик пычрану, нитратлар һәм нитритларның күп булуы күзәтелә. Белгеч карлар эреп, язгы сулар агып бетмичә ачык чыганаклардан алынган суны кулланудан тыелып торырга киңәш итә.

Кемдер чәй кайнату һәм ризык әзерләү өчен чишмә суына гына өстенлек бирә, чишмәдән суны флягалар һәм пластик баллоннар белән кайтарып куялар. Башкалар аны биш литрлы шешәдә кибеттән сатып ала яисә өйгә китерергә заказ бирә. Бу кыйммәткә төшә, шуңа күрә күбесе краннан килгән суны эчә. Чишмә суыннан аермалы буларак, ул даими тикшереп торыла, һәм пычранган очракта «Чишмә-су» су-канализация хуҗалыгы җәмгыяте белгечләре кичекмәстән чара күрә.

– Су Исаковка су алу җайланмасында җир астындагы артезиан чыганаклардан алына, анда 40ка якын скважина бар, мөһим булган очракта алар чиратлап эшләтелә, эшләүче скважиналар саны, суны кулланылуга карап, арттырыла яисә киметелә, – дип хәбәр итте «Чишмә-су» су-канализация хуҗалыгы җәмгыяте директоры Азат Хәкимов. – Суүткәргеч буенча чишмәлеләрнең йортларына һәм фатирларына аккан су санитар-эпидемиология кагыйдәләре һәм нормаларының барлык таләпләренә туры килә (катылыктан тыш). СанПиН буенча суның катылыгы җиде берәмлеккә кадәр булырга мөмкин, ә Чишмәдә уртача күрсәткеч – 10.

Әйткәндәй, Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең БР буенча идарәлегенең Чишмә территориаль бүлеге мәгълүматларына караганда, Чишмә районында суның катылыгы 12–12,5 дәрәҗәсендә, бу су сыйфатын бәяләү критерийларына ярашлы «шартлы дәрәҗәдәге эчә торган сыйфатлы су» күрсәткечләренә туры килә, ягъни халыкның сәламәтлегенә йогынты ясамый. Мисал өчен – Дәүләкән районында катылык дәрәҗәсе – 17–18 берәмлек.

Суның катылыгы көнкүреш техникасына гына түгел, ә кеше организмына да начар тәэсир итә. Каты суны даими куллану сәбәпле тән тиресе корый, чәчләр торышы, йөрәк-кан тамырлары һәм ашкайнату системасы эшчәнлеге бозыла, дип билгели медицина хезмәткәрләре.

– Һәр очракта СанПиН таләпләрен үтәргә һәм күрсәт-кечләрне нормага китерергә кирәк, – ди А. Хәкимов. – Исаковка сусаклагычында суның катылыгын киметергә мөмкинлек бирәчәк җайланма кую планлаштырыла. Проект бәясе якынча 40 миллион сум тәшкил итәчәк, әлеге ысулны куллану бик чыгымлы: һәр тонна суның 300 литры куллану өчен яраксызга әйләнә һәм канализациягә китә, шулай ук җайланманы хезмәтләндерү, фильтрын даими алыштыру, электр энергиясен

өстәмә сарыф итү таләп ителә. Бу котылгысыз рәвештә су белән тәэмин итүгә чыгымнар артуга китерәчәк. Әлеге вакытта чишмәлеләр бер кубометр су кулланган өчен 26,63 сум түләсә, аннан соң бәясе шактый артырга ихтимал.

Белгечләр шулай ук Исаковка су алу җайланмасы мөмкин-лекләре чиксез түгел, дип билгели. Аннан көн саен 3–3,5 мең кубик метр су алына, ә җәйге чорда, бакчаларга су сибү башлангач, җиде мең кубометрга кадәр җитә.

– Кайвакыт су торбасы тишелгән, дип шалтыратулар була. Соңыннан күршеләренең бакчага су агызуы һәм туктатырга онытуы ачыклана, нәтиҗәдә үз бакчалары да, күршеләренеке дә су белән тула, – дип сүзен дәвам итте Азат Минзыя улы. – Су торбасын үзләренә тоташтыручылар яки суисәпләгечне туктату җаен табучылар да еш ачыклана. Су белән тәэмин итү системасы абонентлар түләгән акча исәбенә ремонтлана, бу турыда онытмаска кирәк.

Чишмә поселогында су белән тәэмин итү сыйфатын арттыру буенча чаралар планына шулай ук Исаковка су алу җайланмасыннан сузылган корыч суүткәргечне (якынча 12 чакрым озынлыкта) полиэтилен торбага алыштыру кертелгән. Бу суның сыйфатына да йогынты ясарга тиеш – корыч һәм чуен торбалар тутыга, даими рәвештә юдыртып торыла.

Әңгәмә азагында Азат Хәкимов суны хуҗаларча, сакчыл тотынырга кирәклеген билгеләде. Чөнки эчә торган суның күләме көннән-көн кими. Әлеге вакытта без аны сарыф итсәк, киләчәктә туруннарыбызга ул калырмы?
Читайте нас: