Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Чишмә районы. 80нче еллар

Чишмәлеләрнең 30–40 ел элек яшәеше турында – гәзит архивында

Уфада Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары тарихи көндә башланачак – 23 мартта «Башкортостан» Дәүләт концертлар залында шул уңайдан тантаналы утырыш үтәчәк, биредә республиканың алдынгы казанышлары күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.

Чишмә районы, һичшиксез, – алдынгы районнарның берсе. Һәм нәкъ чишмәлеләр: актив, максатка омтылучан һәм талантлы халык – чәчәк атучы заманча Башкортстан үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән.

Язучы Борис Акунин: «Күптән билгеле: кешеләр өчен матбугат яктыртылган һәр вакыйга ун тапкырга әһәмиятлерәк була», дип язган. Без архивтагы гәзит язмаларына күз салдык һәм Чишмә районы басмасының саргаеп беткән битләрендә мәңгелеккә теркәлгән кызыклы вакыйгалар белән уртаклашырга булдык.

2015 елда, районның 85 еллыгы алдыннан, без 1950–1970 еллардагы архив язмаларга күзәтү ясаган идек. Бүген укучыларыбыз игътибарына «Ленин юлыннан» гәзитендә (ул елларда «Чишмә» гәзите шулай аталган) 80нче елларда бастырылган кызыклы язмаларны тәкъдим итәбез.


1980 ел

  • 7 февраль, 17нче сан: «Сайлаучылар наказлары буенча»: Үткән елда Каранъелгада 200 урынлы клуб үзенең ишекләрен кунакчыл ачты. Авыл халкы карамагында – менә дигән яңа кибет. Сәйран авылында да яңа кибет ачылды, авыл урамнары буйлап суүткәргеч салынды.
  • 3 июнь, 67нче сан: «Большевик» колхозының механикалаштырылган звено әгъзалары юл төзү эшләрен киң колач белән җәелдерделәр. Бульдозерчылар Сәйран – Келәш юл полотносын күтәртү белән шөгыльләнә, юл төзүче звеноның калган әгъзалары Новотроицктан Сәйранга кадәрге шоссега вак таш түшиләр.
  • 7 ноябрь, 135нче сан: Колхоз һәм совхозларның чәчүлек мәйданнары 98450 гектар тәшкил итә, шуның 30500 гектарына бодай чәчелде.
  • 11 ноябрь, 136нчы сан: Октябрь бәйрәме алдыннан Уразбахты авылы табигый газга тоташтырылды. Табигый газга колхозның үзәк усадьбасында барлыгы 160 йорт тоташтырылачак.
  • 27 ноябрь, 143нче сан: Авыр урак чоры шаулап үтеп китте, бөртеклеләрдән уртача 21,6 центнер уңыш җыелды. Агымдагы бишьеллыкта уңыш, үткән бишьеллыктагыга караганда, 4,5 центнерга күтәрелде.

1981 ел

  • 15 гыйнвар, 7нче сан: Чишмә поселогының Көнбатыш өлешендә ак кирпеч бина күтәрелеп килә. Смета бәясе 120 мең сумлык ике катлы бинаны быел төзеп бетерү күздә тотыла.
  • 14 февраль, 20нче сан: Чишмә балавыз заводында столярлык цехы файдалануга тапшырылды. Биредә умартачылык өчен кирәкле һәртөрле инвентарь чыгарыла.
  • 19 май, 60нчы сан: Шикәр заводы поселогында 38 фатирлы йорт төзелде, тиздән ул куллануга тапшырылачак.
  • 25 июнь, 76нчы сан: Шикәр заводыннан ерак түгел автоматик заправкалау станциясе төзелә башлады. Төзүчеләр аны срогыннан алда, 7 ноябрьгә тәмамларга карар иттеләр.
  • 1 сентябрь, 105нче сан: Шөнгәккүл авыл Советының Дмитриевка авылында 1 сентябрьдә яңа мәктәп бинасы үз ишекләрен ачачак. Чишмә авылы панорамасын тагын күп катлы ике йорт тулыландыра. Бу йортларны файдалануга тапшыру белән «Луч» колхозының мал симертү комплексы операторлары, колхозчылар һәм белгечләр бөтен уңайлыклары белән 34 фатир алачак.
  • 22 октябрь, 127нче сан: 15 октябрьдә поселок Советы башкарма комитеты яңа урам исемен раслады. Бу урамда яшәүчеләрнең соравы буенча ул Коммунистический дип аталды.

1982 ел

  • 1 июнь, 67нче сан: Районда телефон үткәрү дәвам итә, авыл җирлегендә 40 телефон куелды. Поселокта хәзерге вакытта 1800гә якын телефон ноктасы исәпләнә.
  • 8 июнь, 70нче сан: Район үзәгендә республикада беренче эре сәүдә үзәге төзелә башлады.
  • 15 июнь, 73нче сан: Новокиевка авылында яшәүче Александр Нестеренко берничә лотерея билеты сатып алган, шуларның берсенә 7300 сумлык «Жигули» «ВАЗ-24011» машинасы откан. Районда күпләр мотоцикллар, келәмнәр, суыткычлар һәм башка кыйммәтле әйберләр отканнар.
  • 8 июль, 83нче сан: «Юбилей» кошчылык фабрикасы кош ите җитештерә башлый.

1983 ел

  • 3 февраль, 15нче сан: Шушы көннәрдә «Дружба» колхозында шатлыклы вакыйга булды. Арслан авылын магистраль газүткәргеченә тоташтырдылар.
  • 19 июль, 86нчы сан: 17 июльнең кояшлы якшәмбе иртәсе Чишмә поселогында яшәүчеләр һәм район халкы өчен истәлекле булып калачак – бу көнне тантаналы шартларда төзекләндерелгән яңа колхоз базары ачылды.
  • 6 ноябрь, 133нче сан: Чишмә тәҗрибә хуҗалыгының үзәк усадьбасында булачак фәнни корпусның кирпеч стеналары салынып бетте. Селекция үзәге өчен бинага да мәйдан әзерләнде.
  • 17 декабрь, 151нче сан: Иске Муса авылы хатын-кызлары һөнәрләр үзләштерә башлады. Биредә күптән түгел Башкортстан производство берләшмәсе филиалы «Агыйдел» эшли башлады. Биредә 20дән артык хатын-кыз чигү һәм келәм туку белән шөгыльләнә, эш ике сменада оештырыла.

1984 ел

  • 11 август, 97нче сан: 8 августта Германия Демократик Республикасыннан килгән галимнәр делегациясе Башкортстанның игенчелек һәм селекция буенча фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә хуҗалыгында булдылар.
  • 14 август, 98нче сан: «Луч» колхозында икенче ел рәттән СГПТУ-81 филиалы эшли, биредә яшьләрне механизатор һөнәренә укыталар. Укыту программасы сигез айга исәпләнгән.
  • 16 октябрь, 125нче сан: Сәйран авылында яңа мәктәп бинасы куллануга тапшырылды. 320 укучы якты һәм иркен бинада укыячак.Чишмәдә 280 урынлык балалар комбинаты корпусы төзелде. Келәш авылында яңа сәүдә комплексы куллануга тапшырылды.

1985 ел

  • 5 май, 54нче сан: «Маяк» колхозының Ибраһим бригадасында күптән түгел балалар бакчасы-ясле – «Карлугач» ачылды. 20дән артык малай һәм кызчыкның әти-әнисе хәзер колхозда тыныч күңел белән эшли ала.
  • 22 июнь, 75нче сан: Район дәваханәсе үз адресын үзгәртте. Ул агымдагы ел башында файдалануга тапшырылган яңа комплекска күчте. Дәваханә яңа хирургия һәм дәвалау җиһазлары, диагноз кую приборлары һәм инструментлар белән тәэмин ителде.
  • 7 ноябрь, 134нче сан: Шушы көннәрдә Иске Муса авылының иң ерак урамнарының берсендә суүткәргеч файдалануга тапшырылды. Элек монда ике-өч кое гына бар иде.

1986 ел

  • 14 гыйнвар, 6нчы сан: Чишмә авылында 300 урынлык яңа Мәдәният сараен салуга проект ясалды. Объект «Луч» колхозы исәбенә төзеләчәк.
  • 23 гыйнвар, 11нче сан: Чишмә поселогының хуҗалык товарлары кибете артында түбәсенә әтәч сурәте төшерелгән җыйнак кына ике катлы бина – 140 урынлык яңа балалар бакчасы калкып чыкты.
  • 1 февраль, 15нче сан: Чишмә поселогындагы 27нче даруханә Ленин урамында төзелгән яңа бинага күчте. Фармацевтлар карамагына иркен биналар гына түгел, ә заманча җиһазлар да бирелде.
  • 11 март, 31нче сан: «Луч» колхозы Башкорт АССРның Халык хуҗалыгы казанышлар күргәзмәсендә республика Почет тактасына кертелде.
  • 27 май, 64нче сан: 1985–1986 уку елында Чишмә районында яңа фән – информатика укытыла башлады.
  • 11 октябрь, 123нче сан: Конституция көне алдыннан Чишмә поселогында сәүдә үзәге ачылды.
  • 25 декабрь, 154нче сан: Питрәй авылында бик яхшы кибет төзелде.

1987 ел

  • 26 март, 36нчы сан: Агымдагы елның февралендә Горный поселогында типовой проект буенча җәмәгать үзәге төзелеше башланды. Балалар бакчасы, мәктәп, 100 урынлык клуб, почта, медпункт һәм кунакханә бер бинада урнашачак. Төзүчеләр объектны агымдагы ел азагында тапшырырга вәгъдә итә.
  • 28 июль, 89нчы сан: Төзелеш урамындагы 24 фатирлы 20нче санлы өй кыска срокта, нибары ярты елда, төзелде. Шушы көннәрдә ул файдалануга тапшырылды.
  • 29 октябрь, 130нчы сан: Новотроицк мәктәбе пионерлары һәм октябрятлары «Миләш» операциясе барышында 750 кг миләш җыйганнар: 250 кг – Чишмә даруханәсенә, 500 кг урманчылык хуҗалыгына тапшырганнар.

1988 ел

  • 14 май, 58нче сан: «Луч» колхозында сыер малларын симертү комплексында елның дүрт аена йомгак ясалды. Өч оператор – Ф. Агишева, Л. Ипатова, З. Мөхәммәдиева төркемнәрендә үгезләр тәүлегенә берәр килограммнан күбрәккә арткан.
  • 7 июнь, 68нче сан: Кичә Чишмә поселогы үзәге белән Чишмә-2 бистәсе арасындагы юлга асфальтның соңгы кубометрлары җәелде. Димәк, 1640 метр озынлыктагы юлны бүгеннән башлап каты катлам белән ябылган юл, дип атарга тулы нигез бар.

1989 ел

  • 1 гыйнвар, 1нче сан: Узытамак авылында сәнәгать һәм азык-төлек товарлары сату өчен яңа кибет төзелде.
  • 30 март, 40нчы сан: Район үзәгендә Киров урамында 35 эш урынлык көнкүреш хезмәте күрсәтү бинасы төзелә. Анда трикотаж цехы, парикмахерский, аяк киемнәрен ремонтлау цехы, прокат пункты һәм башка хезмәтләр күрсәтеләчәк. Шулай ук аз гаиләлеләр өчен 112 кешегә исәпләнгән тулай торак төзелә.
  • 20 апрель, 49нчы сан: Дурас авылында берничә торак йорт, АТС, медпункт, саклык кассасы, элемтә бүлеге, мәктәп-интернат төзелә.
  • 16 май, 58нче сан: Келәш мәктәбендә туган якны өйрәнү музее ачылган.
  • 25 май, 62нче сан: «Восток-подвод трубопроводстрой» трестыннан шефлар Әмин авылы мәктәбенә өч «Тарнаир-211-1» компьютеры бүләк иткән. Дөрес, монда әле дәресләр алып барылмый, чөнки мәктәптә информатика һәм хисаплап чыгара торган техника нигезләрен өйрәтүче укытучы юк.

Алда язып үтелгән бу вакыйгалар, әлбәттә, архивтагы язмаларның кечкенә бер өлеше. Бу еллардагы гәзит битләрендә халыкның үзеннән арткан авыл хуҗалыгы продукциясен дәүләткә тапшыру, җитештерү планнарын арттырып һәм вакытыннан алда үтәү турындагы мәкаләләр урын алган. Шул ук вакытта Чишмә журналистлары халык контроле рейдлары (прилавка астыннан сату, сатучыларның тупаслыгы), авылларга йөрүче җәмәгать транспорты җитмәү һәм башка бик күп мәсьәләләр турында язганнар.

  • Дәвамы бар

Архивтагы мәкаләләрне Наталия Петрова,

Рәсимә Сабитова, Рима Гобәйдуллина әзерләделәр
Читайте нас: