Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Йорт яннары тәртиптә...

Ел саен мартның өченче якшәмбесендә Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне билгеләнә.

Әлеге һөнәр вәкилләренә ихтыяҗ булуы белән кем генә бәхәсләшер икән. Аларның хезмәте бик күренеп бармаса да, сатучылардан һәм йорт алларын тәртипкә китерүче хезмәткәрләрдән башка ничек булыр иде, күз алдына да китерүе авыр.

Быелгы кышта, аеруча февраль аенда, кар күп яуды. Әле тегендә, әле монда кар таулары өелде, балалар рәхәтләнеп тау шудылар. Әмма поселокта һәм авылларда карның күплеге мәшәкатьләр дә тудырды. Юл читләрендәге, йорт алларындагы зур кар көртләре барысына да, бигрәк тә коммуналь хезмәткәрләргә эш өстәде.

Социаль челтәрләрдә юлларны, күп фатирлы йортлар алдын кардан тазарту турында мәсьәләләр еш күтәрелде. Чишмәлеләр, барыннан да ешрак, ризасызлык белдерделәр, әлбәттә, әмма рәхмәт әйтүчеләр дә табылды.

– Без, Коммунистлар урамындагы 5А йортта яшәүчеләр, йорт алларын җыештыручы Венерга үз эшен намуслы башкарганы өчен рәхмәтлебез. Бу йортта яши башлаганнан бирле, 30 ел эчендә, ул эшен намуслы башкаручы бердәнбер хезмәткәр. Хәзер йортның тирә-юне һәрвакыт тәртиптә, карны һәм бозны ул асфальтка кадәр кырып ала, – дип язган Ришат Калмурзин дигән бер кеше социаль челтәрләрдәге төркемнәрнең берсендә.Венер Кадермәтов ике ел «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыятендә ишегалларын җыештыручы булып эшли, ул шикәр заводы бистәсендә күп фатирлы 11 йорттагы 28 подъездны һәм ике контейнер мәйданчыкны хезмәтләндерә. Эшкә һәркөнне җәяү йөри, үзе белән ике көрәк һәм чүп-чар салу өчен капчык ала. Ә җәй, үзе әйтүенчә, эшкә велосипедта килә, көрәге белән себеркесен дә үзе белән алу җаен таба. Эш көне иртәнге сигездә, ә җәй тагын да иртәрәк башлана.

– Иртәм гадәттә чүп-чар җыюдан башлана, аннан соң кар көрим, ә төштән соң, бераз җылыткач, боз ватарга керешәм, – диде Венер Мөхәммәди улы.

– Подъездлар алдындагы юлларга ком сибәм, әмма күп фатирлы йортларда яшәүчеләр ком аяк киеменә ияреп подъездга кермәсен өчен кайвакыт мин киткәч, аны себереп тә куялар. Шуңа күрә комны сирәк сибәргә тырышам, бозны ваткаласаң әйбәтрәк, болай иткәндә ул тизрәк эри һәм халык та канәгать була.

Коммунистлар урамындагы 5Б йортта яшәүче Любовь Грибова ишегалдын җыештыручылар элек еш алышынып тордылар, ә Венер Кадермәтов күптәннән эшли һәм үз эшен намуслы башкара, дип билгеләде.

Май аенда аңа алтмыш яшь тула, әмма, пенсия реформасы кабул ителү сәбәпле, Венер Мөхәммәди улы лаеклы ялга ярты елга соңрак чыгарга тиеш. Әмма ул эшен ташларга җыенмый.

– Пенсия акчасына гына яшәп булмас, арытаба да эшләячәкмен, исәнлек кенә булсын, – диде ул.


Безнең белешмә

Әлеге вакытта «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыятендә йорт алларын җыештыручы 30 хезмәткәр, шул исәптән 19 хатын-кыз эшли.
Читайте нас: