Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Галим, дәвалаучы һәм саф күңелле кеше

Педагогик хезмәт ветераны Роза Шәрәфетдинова Арслан авылында җирләнгән дин әһеле һәм галим Хәлилулла Насретдин улы Насретдинов турында бәян итте.

Диана Шакирова
Чишмә районы бик күп сәләтле һәм күренекле кешеләр гомер кичергән төяк буларак данлыклы, халык алар турындагы хәтерне мәңгеләштерергә тырыша.

Әмма хаксыз рәвештә онытылганнар да бар.

Педагогик хезмәт ветераны Роза Шәрәфетдинова Чишмә районында истәлекле урыннарны инвентарьлаштыру турында белгәч, Арслан авылында җирләнгән дин әһеле һәм галим Хәлилулла Насретдин улы Насретдинов турында бәян итте.

– Каенанам рухи авыруларны да дәвалый алучы кеше бар иде, дип еш сөйли иде. Мин Хәлил хәзрәтнең язмышы белән кызыксынып, аның тормышы турында мәгълүматлар җыйдым, – диде Роза Исмәгыйль кызы.

– Хәлилулла хәзрәтнең оныгы Әхмәтнең сөйләве буенча, көчләп христианлаштыру чорында аларның ата-бабалары Татарстаннан Себергә күченеп киткән, әмма анда да җәберләүгә дучар ителгәч Кушнарен районына күченеп килгәннәр. Хәлилнең картәтисе Гомәр тегермән төзү өчен җир алган, бу урында барлыкка килгән авылны аның хөрмәтенә Гомәр авылы дип атаганнар. Хәлилулла Насретдин улы шул авылда туып үскән, – дип сөйләде Роза Шәрәфетдинова.

Хәлилулла хәзрәт 20 яшендә үк Коръән хафиз булган (изге китапны яттан белгән). Билгеле мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы һәм язучы Мөхәммәтсәлим Өметбаев үзенең хезмәтләрендә аның энциклопедик белемле кеше булуын билгели. Кушнарен районының Гомәр авылында белемле яшь мулла яшәве турындагы хәбәр Арслан авылына да барып җитә. Мәчетләрендә озак вакыт имам булмаган Арслан авылыннан берничә аксакал Гомәр авылына барып Хәлилулла хәзрәтнең үзләренә имам булып килүен үтенәләр. Хәлилулла аларның тәкъдимен илтифат белән кабул итә. Арытаба ул тирә-якта Коръән кануннарын белүче генә түгел, шулай ук рухи авырулардан дәвалаучы буларак та таныла. Авылда өч мәчет була, аларның берсендә хәзрәт үзе, икесендә уллары Гатаулла белән Нәбиәхмәт белем бирә. Мәгърифәтче буларак, ул мәдрәсәдә табигать фәннәрен укытуны да кертә. Бу яңалыкны уллары да хуплый.

Хәлилулланың вафатына йөз елдан күбрәк вакыт үтсә дә, халык аның галим булуын, ике тапкыр хаҗга баруын, көчле дәвалаучы һәм саф күңелле кеше булуын әле булса онытмый. Аның янына сәламәтләнү, киңәш һәм белем алу өчен килгәннәр. Хәзрәткә рәхмәт йөзеннән азык-төлек алып килсәләр, ул аларны ярлыларга өләшкән. Пычрак яисә тузган киемле авыру китерсәләр, үз киемнәрен биргән. Хәлил хәзрәтнең халыкка карусыз хезмәт күрсәтүе – намуслылыкның, тәрбияле булуның бөек үрнәге.

Хәлилулла Насретдин улы хиҗри ел буенча (1857 ел) 1320 елда туган, 1902 елның 1 гыйнварында вафат булган һәм Арслан авылында җирләнгән. Ул җирләнгән урынга тәүге кабер ташы 1952 елда куелган. Бу ташны аңа хөрмәт йөзеннән бер ир куйган, балачагында хәзрәт аны аякка бастырган (малайның аяклары йөрмәгән).

Хәлилулла хәзрәт язмышы турында әлеге вакытта аның Арслан авылында яшәүче 92 яшьлек туруны Заһидә Йосыпова сөйләве буенча билгеле булды.

Хәзрәтнең кабер ташына уеп язылган язуны озак вакыт тәрҗемә итә алмаганнар, чөнки аерым сүзләрне тулы текст итеп укып булмаган. 2018 елның җәендә Чишмә поселогы җәмигъ мәчетенең имам-хатибы Зөфәр хәзрәт Собхангулов Төркмәнстанга эш сәфәре белән баргач, текстның фотосын үзе белән ала һәм андагы дин әһелләреннән тәрҗемә иттерә. Анда түбәндәге сүзләр язылган: «Җир өстендә булган һәр җан иясе вә һәр нәрсә һәлак булучыдыр. Фәкать олуглык вә хөрмәт иясе булган Раббының заты калучыдыр (Коръән. Әр-Рахман сүрәсе, 26–27нче аять)». Арытаба язуда «Нәкышбанди тәрикатенең хөрмәткә лаеклы шәехе! Хәлилулла ибн Насретдин» диелгән. Аңа кешеләргә белем һәм үгет-нәсихәт бирергә һәм рухи авыруларны дәваларга рөхсәт бирелүе турында хәбәр ителгән. Бу рөхсәт аңа шәхсән Шәех Хәсән әл-Курусави тарафыннан бирелгән. Тәрҗемә ителгән тексттан хәзрәтнең халыкка 45 ел дәвамында хезмәт итүе билгеле.
Читайте нас: