Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тиздән биш катлы яңа йорт калкып чыгар

Февральдә Чишмә поселогының «Приуралье» бистәсендә Ленин урамында (янгын сүндерү частеннан ерак түгел) төзелеш эшләре башланды.

Бу урында 2004 елда ук 62нче санлы күп фатирлы йорт төзелеше башланган иде, әмма эшләр нигез салудан узмады.

– Самарадан инвестор йорт салу өчен «Жилстрой» җәмгыятен яллады, бу мәйдан алдан тазартылды, ике шәхси йорт сүтеп алынды, тагын икесе төзелеш тәмамланганнан соң сүтелергә тиеш иде, – дип сөйләде районның баш архитекторы Илдус Зәйнуллин. – Төзүче оешма йортның нигезен салды да төзелеп килүче йортта фатирлар сатылуы турында законсыз игълан бирде, инвестор бу турыда белмәде. Чишмә районыннан сигез кеше «Жилстрой» җәмгыятенә фатир өчен акча тапшырды, аларның икесе яңа фатирның бәясен тулысынча түләде. Әмма йорт төзү туктатылды, күп фатирлы йортның нигезе генә салынды.

Алданган өлешчеләр белән проблема хәл ителде, аларга Революция урамында «Башкортстан Республикасының Торак төзелеше фонды» ДУП акчасы исәбенә төзелгән яңа йортлардан фатирлар бирелде. Әлеге вакытта төзелеп бетмәгән йорт нигезе фондка тапшырылган, биш катлы 50 фатирлык йорт проекты эшләнгән һәм расланган. Йорт салу урынын үзгәртергә карар ителгән, төзелешне бу урында дәвам итү мөмкин түгел, чөнки проект документлары югалган, нигезне техник яктан тикшерү мөмкинлеге дә юк.

– Генераль подрядчы – «Стандарт Строй» җәмгыяте, йортны 2019 ел ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла, – диде Илдус Риф улы.

Чишмәлеләр төзелеш мәйданчыгында барган үзгәрешләр турында социаль челтәрләрдә фикер алышалар. «Девятка»да нәрсә төзелүен төрлечә фаразлыйлар. Баш ватарга кирәкми: анда чираттагы кибет түгел, ә торак йорт салыначак.
Читайте нас: