Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Май чабу бәйрәме язны якынайтты!

…Район хакимияте алдындагы мәйдан урамнан узып баручыларны җыр-моң һәм бәйрәмгә әзерлек белән каршылады.

– Биредә нәрсә булачак?

– Май чабу, кышны озату бәйрәме.

Халык, үзәккә үтәрлек салкын җил исүгә карамастан, сәгать көндезге 12ләр тирәсендә мәйданга җыела башлады, Май чабу карачкысы тирәли балалар уйнап, йөгерешеп йөрделәр.

Май чабу – халык уеннары, күңел ачу белән кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Бу юлы Чишмә районында ул, гадәттәгечә, якшәмбе түгел, ә шимбә үткәрелде.

– Без ял көннәрендә Чишмәгә әти-әни янына кунакка кайттык, үзебез Уфада яшибез. Бәйрәмгә гаилә белән килдек, кызыбызга бу бәйрәмнең ничек үтүен күрсәтәсебез килә. Өч кенә яшьтә булса да, халык йолаларын белүен телибез, – дип сөйләде Марат Әминов.

Чишмә – күпмилләтле район, кышны озату рус халкы йоласы булса да, бу көнне мәйданда руслар гына түгел, татарлар, башкортлар, мордвалар да бар иде.

Май чабу бәйрәмендә һәркем кышны куып җибәреп, табигатьне озакка сузылган йокыдан уятуны үзенең бурычы итеп санаган, күңел ачуда катнашкан.

Мәйданда театрлаштырылган тамаша башланды, шамакайлар халыкның күңелен ачтылар. Кыш китәргә һәм Язга үз хокукларын бирергә теләмәде, әмма ахырдан биреште һәм барысы белән дә хушлашып китеп барды.

Борынгы күңел ачу – аркан тартышудан башка нинди бәйрәм булсын инде! Буйдаклар һәм өйләнгәннәр, ирләр һәм хатыннар, әбиләр һәм бабайлар арасында ярышлар булды. Балаларның бигрәк актив булуын билгеләп үтик, алар бөтен уеннарда да катнашырга теләделәр. Өлкәннәр исә, шамакайларның дәртсендереп торуларына карамастан, уеннарда сүлпәнрәк катнаштылар.

Кечкенә «Задоринки»лар дәртле биюләре белән халыкны җилкендереп җибәрделәр, хәтта кайбер тамашачылар аларга кушылдылар.

– Без оныклар белән бәйрәм карау, кыш беткәнгә куану өчен Түбән Тирмәдән килдек. Өйдә утыру туйдырды, тизрәк җылы, кояшлы көннәр җитсен иде, – диде Мәүсилә Габидуллина.

Әйткәндәй, бу көнне шулай ук чараның аерылгысыз өлеше булган, көннән-көн кызурак янган, көннәрне озайткан һәм язны якынайткан кояш символы – беленнәр дә тараттылар. Балалар өчен карусельләр эшләде, шикәрле мамык алу өчен чират тезелде.

Кинәт балкыган кояш җылы көннәр якынлашуга өмет уятты да кире болытлар арасына яшеренде.

– Кызым белән бу бәйрәм өчен махсус матур яулыклар сатып алдык. Кызым белән улым март башыннан ук түземсезләнеп Май чабу бәйрәмен көттеләр. Алар бу бәйрәмнең барлык гореф-гадәтләрен, ни өчен карачкы яндырылуын беләләр. Халык йолаларын искә төшергән шундый чаралар үткәрелүе бик әйбәт, – диде Динә Яһүдина.

Көчле җил сәбәпле, янгын чыгу хәвефе булганга күрә, карачкыны яндырмау турында игълан итү балаларның кәефен бераз кырган иде дә, флешмобта катнашырга чакыру күңелләрен тагын күтәреп җибәрде.
Читайте нас: