Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Йорт аллары белән горурланырлык булсын

Агымдагы елда «Башкортстан йорт аллары» программасы барышында бөтен республика буенча ремонтлауга мохтаҗ булган 3 мең йорт алды территориясенең 480ен ремонтлау планлаштырыла.

2019 елда шул максатка 1,7 миллиард сум акча бүленгән. Бу программа 2024 елга кадәр исәпләнгән. Якындагы биш елда 2903 йорт алдын үрнәкле итү планлаштырыла.

Йорт алларындагы территорияләр үзгәрергә тиеш. Балалар мәйданчыклары төзекләндереләчәк, агачлар утыртылачак, машина кую урыннары барлыкка киләчәк, йорт аллары яктыртылачак, эскәмияләр, чүп савытлары, видеокүзәткечләр куелачак. Фатирлар хуҗалары шулай ук башка төр эшләргә, мәсәлән, үзләренең йорт алларында яшь талантлар өчен сәхнә яисә тренажерлар белән мәйданчык, кер киптерү өчен җайланмалар җиһазландыруга заявка бирә алачак.

Әйткәндәй, халык үзе дә программага эләгү өчен инициатива күрсәтергә тиеш. 2019 елга программа эшләнгән, киңкүләмле ремонт көткән бәхетлеләр исемлеге республика һәм муниципалитетларның Торак-коммуналь хуҗалыклар министрлыгы сайтларында бар. Киләсе ел программасына эләгү өчен милекчеләрнең идарә итүче компанияләр һәм район хакимиятләре вәкилләре катнашлыгында җыелыш үткәрүе һәм беркетмә төзүе мөһим. Хакимият төзекләндерү буенча дизайн-проектын әзерләргә тиеш, аны экспертлар бәяләячәк. Халык киләсе җыелышта әлеге дизайнны раслаячак, төзәтмәләр кертәчәк: аларның йорт алдында нәрсә җитмәве турында милекчеләрдән башка, тагын кем яхшырак белсен.

Программа кагыйдәләренә ярашлы, башкарылган эшләр бәясенең 94 процентын республика, калган 5 процентын муниципалитет түләячәк. Чыгымнарның 1 процентын йортта яшәүчеләр каплаячак. Алардан акчаның ни рәвешле җыелачагы башка мәсьәлә. Кемгәдер идарә итүче компаниянең чыгымнарны квитанциягә кертүе уңайлы. Яки акчаларны җыеп алу өчен җаваплы кеше сайланачак.

Конкрет йорт алдының программага эләгүен яки эләкмәвен идарә итүче һәм торак-коммуналь компанияләр вәкилләре, инвалидлар җәмгыятьләре, җәмәгать эшендә катнашучылар, депутатлардан торган махсус комиссия хәл итәчәк. Алар йорт алдындагы территориянең торышына, корылмаларның тузганлыгына, гаризаның тиз арада һәм дөрес итеп бирелүенә игътибар итәчәк.

Республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Без туган урам» дип аталган яңа проект эшләргә йөкләтте, аның барышында барлык авылларда берәр асфальт юл салыначак. Башкортстанда әле булса асфальт юл күз күрмәгән зиннәт булган торак пунктлар бар.
Читайте нас: