Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Әти-әниләр өчен БДИ

Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары рус теленнән имтихан язды

26 февральдә беренче мәктәптә чыгарылыш укучыларының әти-әниләре имтихан тапшырып карадылар.

БДИ… Бу аббревиатура чыгарылыш укучыларын гына түгел, бигрәк тә аларның әти-әниләрен куркуга сала. Ата-аналар имтихан тапшыру турында җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар булмау сәбәпле, балаларын имтиханнарда коточкыч авырлыклар көтүен уйлап чыгара.

– Безнең Чишмә районы «Ата-аналар БДИ тапшыра» Бөтенрәсәй акциясендә өченче ел катнаша. Бу ата-аналар имтиханның барлык этапларын үзләре үтсеннәр, аның ул кадәр куркыныч түгеллегенә инансыннар һәм шул ук вакытта балаларына да дөрес юнәлеш бирсеннәр өчен эшләнә, – дип аңлатты бердәм дәүләт имтиханы координаторы, Чишмә районы мәгариф идарәлегенең мәгълүмат-методика үзәге начальнигы Нурия Аллагулова.

Агымдагы уку елында имтиханнарны үткәрү пунктында (1нче мәктәптә) Чишмә районыннан 170 һәм Благовардан 97 бала имтихан бирәчәк. Бу көнне ике районның төрле авылларыннан 40 ата-ана килде, чагыштыру өчен, үткән елда 33 кеше имтихан тапшырып карарга батырчылык иткән иде.

Имтихан алдыннан үткәрелгән линейкада Нурия Флүр кызы рус теле буенча сынауның 30 минут дәвам итәчәге, 8 бирем булачагы турында хәбәр итте.

Ә чыгарылыш укучылары аны өч сәгатьтән артыграк яза.

Ата-аналардан имтихан оештыручыларга төрле сораулар яуды:

– Икеле куймыйсызмы?

– Биремнәр катлаулымы?

Арытаба БДИда катнашучыларга үзең белән паспорт һәм гель ручка гына булырга тиеш, бернинди телефоннар һәм шпаргалкалар алып керергә ярамый, дип кисәтү ясалды. Металл эзләгеч аша үткәннән соң ата-аналар видеокамералар куелган сыйныф бүлмәләренә кереп утырдылар.

– Имтихан биреп карарга килдем, БДИның ничек үтүен беләсем килде. Кызым тәкъдим иткәч баш тартмадым. Миңа математика җиңелрәк бирелә, әмма рус теленнән дә сынатмам, дип уйлыйм, – диде чыгарылыш сыйныф укучысының әтисе Эдуард Илалов. Дөрес, имтиханнан соң аның фикере үзгәрде:

– Җиңел булыр дип уйлаган идем, әмма биремнәр шактый катлаулы булды. Алай да балалар тапшыра алыр дип ышанам, алар имтиханга актив әзерләнә бит.

Имтихан «юри генә» үтүгә карамастан, оештыручылар андагы барлык кагыйдәләрне үтәделәр: медицина хезмәткәре килде, коридорда мобиль элемтәне басу җайланмасы урнаштырылды.

Сыйныф бүлмәләрендә инструктаж үткәрелде, аның барышында бланклар тутыруның җаваплы этап булуы, аз гына хата җибәрелсә эшнең югалу мөмкинлеге аңлатылды. Шуңа күрә аларны тутыру үрнәкләре тактада күрсәтелде. КИМнар (контроль-үлчәү материаллары) таратылды, ата-аналар бланкларны тутырганнан соң биремнәрне эшли башладылар.

– Безгә әлеге имтиханның нәтиҗәсе мөһим түгел, – дип аңлатты имтихан үткәрү пункты җитәкчесе Лариса Малеванная, – иң мөһиме, ата-аналар балаларының нинди мохиттә имтихан тапшырачагын тойсыннар. Аларның бурычы – балаларын психологик яктан тынычландыру.

– Минем өчен бу имтихан аеруча авырлык тудырмады, – диде имтихан башланып 5 минут үткәч тә чыккан Зөлфия Ишбулатова, – чөнки мин Благовар районының Өйдрәкбаш авылында рус теле һәм әдәбиятын укытам. Благовар районының чыгарылыш укучылары менә өченче ел инде Чишмә поселогында имтихан тапшырачак, быел миңа да үз сыйныфым белән килергә туры киләчәк, кызым да 11нче сыйныфны тәмамлый. Акция югары дәрәҗәдә оештырылган. Оештыручылар дустанә мөнәсәбәттә, сорауларга бик теләп җавап бирәләр.

– Минем улым Михаил да агымдагы елда беренче мәктәпне тәмамлый, шуңа күрә аның урынында булып карау мөмкинлегеннән файдаландым, – диде Надежда Емец. – Башта биремнәр аңлашылмаган кебек булды, бәлки, дулкынланганга күрә шулай булгандыр. Оештыру мизгелләре һәм бланкларны тутыру кагыйдәләре безнең өчен дә катлаулы булды, балаларга җиңелрәк булыр дип ышанам, чөнки алар алдан әзерләнә.

– Минем кызым Благовар районының Кашкалаша мәктәбен тәмамлый, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алырмынмы, дип дулкынлана, бик борчыла, – диде Рәшит Вахитов.

– Шуңа күрә мин дә имтиханның ничек үтүен үз күзем белән килеп күрергә булдым.

Баштарак дулкынланасың, әмма биремнәрне эшли башлагач аның кайгысы калмый.

Имтихан тәмамланганнан соң «түгәрәк өстәл» үткәрелде. Аның барышында әти-әниләр тәэссоратлары белән уртаклаштылар, сынау тапшырып караганнан соң барлыкка килгән сораулар бирделәр.
Читайте нас: