Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Үзенчәлекле балалар өчен мәгариф стандартлары

Илдә махсус укытуга мохтаҗ балалар саны ел саен 3–5%ка арта.

Әлеге вакытта җир йөзендә яшәүче һәр унынчы кешенең көндәлек тормыш эшчәнлегендә физик, психик яисә сенсор кимчелекләргә бәйле теге яисә бу чикләүләр бар. Алар арасында 150 миллион бала. Илдә махсус укытуга мохтаҗ балалар саны ел саен 3–5%ка арта.

Башлангыч белем бирү буенча мәгълүмат-методика үзәге методисты Зәлифә Шакирова билгеләвенчә, Чишмә районында да сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар санының артуы күзәтелә.

– Элек якынча 30 булса, хәзер ел саен 400–500 бала тикшеренү үтә, – дип сөйләде ул.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар – ул психик үсеше тоткарланган, сөйләү, ишетү сәләте, терәк-хәрәкәт аппараты (ДЦП) бозылган, аутизм, тән авыруы булган балалар.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны укыту өчен башлангыч белем бирүнең яңа федераль дәүләт мәгариф стандартлары кертелгән. Барлык мәгариф учреждениеләрендә бу

стандартларны кертү җәһәтеннән әзерлек үткәрелгән: пандуслар куелган, махсус дәреслекләр сатып алынган, башлангыч сыйныф укытучылары әзерлек курслары үткән. Гимназиядә, 1нче, 5нче, Алкин-2 авылы мәктәпләрендә «Кулай мохит» программасы тормышка ашырыла. 2016 елның 1 сентябреннән һәр мәктәптә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны укыту өчен башлангыч гомум белем бирүнең Җиңеләйтелгән төп белем бирү программасы эшләнгән һәм расланган.

– Ата-аналар баланың үз-үзен сәер, акылга ятышсыз тотуын күрсә, мөмкин кадәр тизрәк психологик-медик-педагогик консилиумга (ПМПК) мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм, – дип аңлатты Зәлифә Тәлгать кызы, – чөнки бала кечкенә чакта кимчелекләрне төзәтү җиңелрәк.

Районда барлык гомум белем бирү оешмаларында һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә ПМПК эшли. Аларның бурычы: сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны ачыклау һәм үсештәге кимчелекләрне төзәтү буенча укытучылар (логопед, психолог, дефектолог) өчен тәкъдимнәр бирү. Мөһим булган очракта бала тулысынча тикшерү өчен республика буенча психологик-медик-педагогик консилиумга җибәрелә, арытаба аның нәтиҗәләренә карап психологик, логопедик җитешсезлекләрне бетерү генә түгел, ә үзәк район дәваханәсе аша республика ПМПК тәкъдимнәрен дә үтәргә була.

– Бала фәкать ата-анасы гаризасы буенча алар белән бергә килеп комиссия үтә, – дип ассызыклады З. Шакирова. – Ата-аналар шулай ук баланы үзләре дә РПМПКга алып барып барлык белгечләрләргә: психологка, психиатрга, логопедка, тифлопедагогка, сурдопедагогка һәм дефектологка күрсәтә ала.

Моның өчен 8 (347) 284-18-47 телефоны буенча алдан язылырга һәм түбәндәге адрес буенча барырга кирәк: Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 115/2нче йорт, «Курчак театры» тукталышы.

Белгечләр комиссияне башлангыч дәрәҗәдә үтәргә кирәк булуын һәм коррекция дөрес оештырылганда баланың 4нче сыйныфны тәмамлаганда белем дәрәҗәсе буенча үз яшьтәшләре белән тигезләшергә тиешлеген билгели.

Әгәр шулай килеп чыкмаса, 5нче сыйныфта кабаттан тикшерү үтү мөһим, анда яңа нәтиҗә чыгарылачак. Бу укучылар 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң җиңелрәк формада төп дәүләт имтиханы (рус теле һәм математика буенча гына) бирә һәм башкаларныкы кебек үрнәктәге аттестат ала. Шул ук вакытта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның 9нчы сыйныфка кадәр генә укып аттестат алу мөмкинлеге бар.
Читайте нас: