Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Укучыларны «Җиңү тарихы» көтә

Республика укучылары фильм төшерүдә катнаша алалар.

Марина Светлова
Моның өчен аларга ветераннар катнашлыгында видеоязма төшереп аны оештыру комитетына тапшыру мөһим. «БСТ» телеканалы командасы балалар яздырган интервью нигезендә картина – җиңү тарихы видеоелъязмасын монтажлаячак. Телемарафон 9 майда «БСТ» каналыннан күрсәтеләчәк.

Безнең республикада шимбә, 9 мартта, башланган «Җиңү тарихы» ватанпәрвәрлек акциясенең шарты шундый. Анда катнашу өчен төбәгебезнең 8–11 сыйныфларда һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучы кызлар һәм малайлар чакырыла.

Акцияне Башкортстанның Мәгариф министрлыгы, төбәкнең Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы, «Башкортостан» телерадиокомпаниясе,

республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы оештыра. Акцияне үткәрү буенча Оештыру ко-митетының өченче, ахыргы утырышы дүшәмбе, 4 мартта, булды. Акция инициаторлары арасында республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручының тормыш иптәше Каринэ Хәбирова бар, ул Оештыру комитетына җитәкчелек итә.

Республиканың Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, акциянең максаты – Башкортстан халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы турындагы истәлекне мәңгеләштерү. Аның нәтиҗәләре буенча «Җиңү тарихы»ның видеоархивы белән бердәм республика порталын булдыру планлаштырыла. Моннан тыш акция барышында һәркем социаль челтәрләрдә үзенең сугыш еллары турындагы истәлекләре һәм сугыш юлларын үткән яисә тылда җиңүгә өлеш керткән якыннарының хатирәләре турындагы язма урнаштыра ала.

Ватанпәрвәрлек акциясе өч этапта үтәчәк. Беренчесе һәм иң җаваплысы: ветераннар белән очрашулар оештыру, видеоинтервью яздыру, аларны эшкәртү һәм материалларны оештыру комитетына тапшыру. Бу максатка балаларга бер ай – 9 марттан 9 апрельгә кадәр вакыт бирелә. Икенче этап оештыру комитетындагы материалларны эшкәртүне күз уңында тота, ул 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Ә 9 майда «БСТ» телеканалында «Җиңү тарихы» телемарафоны күрсәтеләчәк, анда катнашучылар таныш йөзләрне күрә алачак.

Акциядә катнашырга теләүчеләр өчен биш пункттан торган инструкция әзерләнгән. Укучыларга беренче эш итеп муниципаль берәмлекнең ветераннар советы белән бәйләнеш булдырырга һәм үз геройлары белән очрашулар әзерләү буенча эш алып барырга кирәк. Барлык материалларны электрон төрдә әзерләү мөһим, аны оештыру комитетына тапшыру ахыргы этап булып тора.

Бу турыда тулырак мәгълүматны сайтта: https://bash.news/istorii-pobedy/ һәм социаль челтәрдә «ВКонтакте» төркемендә: https://vk.com/istorii_pobedy – белергә була.
Читайте нас: