Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ватаныбызның үткәне белән горурланыйк

Чишмәнең Тарих-крайны өйрәнү музеенда 5нче мәктәпнең 6А сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе үтте.

Римма Диярова
Анда әфган сугышы ветераны, Әфганстан ветераннарының Чишмә районы оешмасы рәисе Андрей Исаев һәм Чишмә районының ветераннар советы рәисе Фәүзи Әсәдуллин чакырылдылар.

Андрей Исаев укучыларга Әфганстандагы хәрби тормыш, солдатлар өчен иң истәлекле көн, сугышчан дуслары, аларның фидакарьлеге турында сөйләде.

– Сугышны онытмаска, бу турыда белергә кирәк – без аның аша үттек, ә үсеп килүче яшь буын тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә һәм сугышның кайгы-хәсрәт китерүен аңларга тиеш, – дип ассызыклады Андрей Исаев.

Фәүзи Әсәдуллин укучыларның Ватаныбызның үткәне белән горурлануын һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруын теләде.

Чара яугир-интернационалистлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Читайте нас: