Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гомер юлыннан җыр белән...

Район Мәдәният сараеның «Надежда» хоры коллективы

Яз белән бергә килгән һәм кояш нурлары кебек якты булган бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март алдыннан кешеләргә шатлык һәм бәйрәм кәефе өләшүче хатын-кызлар турында язабыз – бу «Надежда» хоры.

Район Мәдәният сараеның «Надежда» хоры коллективы атнага ике тапкыр репетициягә җыела. Хорда катнашучыларны табуы авыр булмады – бер ишектән кычкырып көлешкән һәм сөйләшкән тавышлар ишетелде.

Гәзит хәбәрчесенең буранлап торган көндә, кар явып киткәннән соң ерак арадан репетициягә килергә иренмисезме соң, дигән соравына әңгәмәдәшчеләрем бер тавыштан диярлек:

– Юк, әлбәттә! Бу бит саф һавада йөрү, аннан соң репетициягә килү гадәткә кергән, мөһим сәбәп булмаса бер дә калдырганыбыз юк, – дип җавап бирделәр.

«Надежда» хоры 1993 елда оештырылган, нигездә укытучылардан һәм китапханәчеләрдән торган. Аны оештыруның чишмә башында 1996 елдан башлап хорга җитәкчелек иткән һәм 2016 елда лаеклы ялга киткән Халисә Зәбирова; әле булса коллектив белән эшләүче концертмейстер һәм аккомпаниатор Айрат Байматов һәм хорда актив катнашучы Надежда Денисенко тора. 2001 елда хорга халык хоры исеме бирелә.

– Уналты ел элек без Валентина Моор һәм Федора Короткова белән бер көнне коллективка килдек, әлегә кадәр хорга йөрибез, – дип сөйләде Нина Филатова.

– Яшь чакта бит җырларга вакыт булмады – балалар үстердек, эшләдек, ә хәзер вакыт җитәрлек.

Валентина Есипова да, 80 яшьтә булуына карамастан, бер репетицияне дә калдырмаска тырыша, аның коллективка килгәненә 25 ел.

– Бу минем тормышым, белемем дә шуңа бәйле, – диде Валентина Викторовна. – Җыр безгә, әйткәндәй, яшәргә көч бирә. Кайвакыт авырып торганда килеп җырласаң, өйгә савыгып дигәндәй, үзеңне яхшырак хис итеп кайтып китәсең.

«Надежда» чирек гасыр буена район халкын җыр-моңнары белән куандыра, аның чыгышы концертларның һәм бәйрәмнәрнең бизәге булып тора.

Үткән ел ахырында халык хорының 25 еллыгына багышланган зур юбилей концерты булды. Теләсә кайсы иҗат коллективы өчен 25 еллык дата аның өлгергәнлеге, аны яратучыларның ихтирамы турында сөйли. Һәм бу очраклы түгел, чөнки хор күтәренке рухлы кешеләрдән тора.

Әлеге вакытта коллективка 21 кеше йөри, алар 55тән 92 яшькә кадәр.

– Состав үзгәреп тора, әлбәттә, сәламәтлек торышы буенча кемдер хорда җырлый алмый, – ди Валентина Моор, – әмма яңа кешеләр килә, без аларны кунакчыл каршы алабыз.

Элек төрле һөнәр ияләре булганнар, ә әле бер идея белән берләшкән ханымнар атнага бер тапкыр репетиция ясау өчен генә түгел, шулай ук дусларча аралашу өчен дә җыелалар. Алар җитәкчеләре Евгения Турбовецка карата бик җылы мөнәсәбәттә, түземле һәм игътибарлы булганы өчен рәхмәтле.

– Күп кенә шәһәрләрдә һәм авылларда чыгыш ясадык, – дип сүзгә кушылды Альфира Маракаева. – Бүздәк, Балакатай, Красный Ключ авылларында, Бөре, Дәүләкән шәһәрләрендә булдык, ә Уфада гомумән еш чыгыш ясарга туры килә.

Хорда катнашучыларның җырлаудан тыш тагын бик күп шөгыльләре бар, кемдер чигә, бәйли, чәчәкләр үстерә, китап укый, әмма үз коллективларын, сәхнәдәге тормышларын юаныч, язмыш бүләге буларак бәялиләр.

– Хор яши, киләчәктә дә яшәр, дип ышанабыз, – диделәр алар әңгәмәбез ахырында.
Читайте нас: