Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Шахмат ветераннары яшь талантлар белән очрашты

Спорт-савыктыру комплексы бинасында тренерлар Илдар Байбурин һәм Фәрит Нуриевта тәрбияләнүчеләр шахмат ветераннары белән очрашты.

Камил Моратов
Закир Байбурин, берничә тапкыр район чемпионнары булган Альберт Янгуразов, Урал Нуриманшин, шулай ук Фаил Якупов, Әүхәт Гәрәев һәм чакырылган башка кунаклар элекке елларда райондагы шахмат хәрәкәте турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Аерып әйткәндә, КПСС райкомының беренче секретаре, бу борынгы уен белән ихлас мавыккан Нурис Яхинны, республикада гына түгел, шулай ук башка төбәкләрдә дә билгеле булган, районда шахматны популярлаштыручы шахматчы һәм тренер Владимир Татаринцевны искә алдылар.

Валентина Палаева үз вакытында «Петушок» балалар бакчасында сабыйларның бу хикмәтле уенны уйнап кына калмыйча, үзләре дә «шахмат тактасына» фигуралар һәм пешкалар ролендә басып өйрәнүләре турында сөйләде.

Элек Сафарда Фаил Якупов кебек шахмат фанаты ярдәмендә мәктәптә укучы 120 баланың 90ы бу уен белән мавыккан, күпләр ярышларда катнашып яхшы гына нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Ел саен бу авылда шахмат фестивальләре үткәрелгән, анда бөтен республикадан яшь шахматчылар килгән. Әлеге вакытта аның улы Илдар Байбурин районда гына түгел, шулай ук республикада билгеле яшь шахматчылар остазы, ә оныгы Камилла – үз яшендәгеләр арасында Рәсәйнең иң яхшы шахматчыларының берсе, дөнья беренчелекләрендә дә катнаша. Гомумән алганда, Чишмәнең яшь шахматчылары төрле, шул исәптән бөтенрәсәй дәрәҗәсендә үткән ярышларда да уңышлы чыгыш ясыйлар.

Альберт Закир улы, алда әйтеп үтелгән Камилла Байбуринадан тыш, бик күп талантлы шахматчылар Әминә Нуриева, Гөлназ Шәфыйкова, Роза Байбурина (Дәүләтшина), Диана Якупова, Эрик Улямаев, Иван Доценко, Григорий Окишев, Артур Зайнулов һәм башка күпләрне тәрбияләгән Чишмә тренерлары Илдар Байбуринның һәм Фәрит Нуриевның эшен лаеклы бәяләргә чакырды.

Ветераннар үткәндәге данлыклы традицияләрне һәм әле яуланган урыннарны югалтмаска чакырдылар һәм бик күп кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Соңыннан ветераннар белән яшь спортчылар шахмат тактасы янында очраштылар – егермешәр минутлык ике партия уен уйнадылар.
Читайте нас: