Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Беренче мәктәптә – юбилей

1нче урта гомум белем бирү мәктәбенең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте

8 февральдә Чишмә поселогындагы 1нче урта гомум белем бирү мәктәбенең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте, анда безнең районда яшәүчеләр генә түгел, Башкортстанның башка төбәкләреннән килүчеләр дә бар иде.

Бәйрәм мохите мәктәпкә кергәндә үк сизелде. Вестибюльдә торган укучылар һәм укытучылар һәр кунакны ачык йөз белән каршы алдылар, танышлар бер-берсенә кул биреп, кочаклашып җылы итеп күрештеләр, сөйләшеп туя алмадылар. Төрле еллардагы чыгарылыш укучылары үзләре белем алган мәктәп коридорлары буйлап йөрү, сыйныф бүлмәсендә утыру, сыйныфташлары белән очрашу, мәктәп елларын искә алу өчен килгәннәр. Әлбәттә, аларны күп еллар элек үзләре тәмамлаган мәктәп каршыламады, 1939 елда салынган иске мәктәп урынына 2008 елда яңа бина төзелде. Ул мәктәп директоры Рамил Уразмәтов үтенече буенча элеккесенә охшатып салынган.

– Быел безнең чыгарылышка 60 ел булды, 10нчы сыйныфны 1959 елда тәмамладык, – дип сөйләде Нина Выприцкова (Пересыпкина). – Аннан соң комсомол юлламасы буенча Мәләвез шикәр заводы төзелешенә киттем, ташчы, кран машинисты булып эшләдем, шул ук вакытта курсларда да укыдым. Бүген сыйныфташларым белән очрашырга ниятләгән идем, әмма аларны да, укытучыларымны да күрергә насыйп булмады.

Нина Павловнаны Стәрлетамактан бәйрәмгә улы алып килгән, әлеге вакытта ул шунда гомер кичерә.

Элекке укучылар коридорлар буйлап йөрделәр, фотосурәтләрне карадылар, бер-берсе белән аралаштылар.

Актлар залына җыелган элекке укучыларны, мәктәп коллективын, чакырылган кунакларны мөһим дата белән котларга килгән БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов мәктәпкә һәм аның коллективына гөрләп алга баруларын һәм тагын күп еллар дәвамында укучыларга белем биреп олы тормыш юлына бастыруларын теләде. Чишмә сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хәбибуллина үзләрендә тәрбияләнүчеләрнең яртысы диярлек беренче мәктәп укучылары булуын ассызыклады. Ачыклануынча, аның картәтисе бу мәктәпне төзүдә катнашкан, әтисе белән әнисе педагогик хезмәт юлын биредә башлаганнар, үзе дә биредә белем алган, балалары да бу мәктәптә укый. Әлеге мәктәпне тәмамлаган, яңа уку йортына нигез салынган елларда район хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары булып эшләгән Рәис Мөэминов та котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Ул, мәктәп ышанычлы кулларда, дип белдерде, сәләтле укучылар булуын һәм иҗади уңышлар теләде.

– Беренче мәктәптә көчле укытучылардан белем алуыбыз өчен язмышка рәхмәтлебез. Алар ярдәмендә барыбыз да тормышта үз урыныбызны таптык, – диде 1976 елда 1нче мәктәпне тәмамлаган I рангтагы капитан-подводник Рамил Биктимеров.

Бу көнне тантаналы чара программасына район Мәдәният сараендагы бәйрәм концерты да керде.

...Фойеда көй-моң яңгырады, мәктәп директоры Рамил Әхнәф улы мәртәбәле кунакларны каршылады.

Олпат яшьләрдәге берничә ир нәрсә турындадыр күтәренке рухта сөйләшеп, бер ханымның кулларыннан тотып сак кына баскычтан менәргә ярдәм иттеләр. Ул мәктәпне 1973 елда тәмамлаган чыгарылыш укучылары белән сыйныф җитәкчеләре Фәрзәнә Нәби кызы булып чыкты.

– Мин 1964–1991 елларда беренче мәктәптә физикадан укыттым, – диде Фәрзәнә Еникәева. – Педагогик стажым 37 ел, поселокның 5нче мәктәбендә дә эшләдем. Элекке укучыларым белән элемтәне югалтмыйм, алар мине ташламый, хәлемне белеп торалар. Хәтта чорсыз, шук малайлар да миңа карата җылы мөнәсәбәттә.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов мәктәпне юбилей датасы белән котлады.

– 80 ел эчендә мәктәп меңләгән укучыны тормыш юлына бастырды, алар арасында Рәсәй армиясенең данлыклы офицерлары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, укытучылар, юристлар һәм башка һөнәр ияләре бар. Алар үз мәктәбен һәм Чишмә районын данлый, – диде Флүр Зинур улы. – Төрле вакытта мәктәпкә 13 директор җитәкчелек иткән, аның үсешенә үз өлешен керткән. Аның әлеге директоры – Рамил Әхнәф улы мәктәпкә 24 ел җитәкчелек итә, ул белем бирү юнәлешендә дә, шулай ук техник яктан җиһазландыру мәсьәләсендә дә заман белән бергә атларга тырыша.

БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин, юбилей – ул мәктәпкә һәм укытучыларга белем биргән һәм дөньяны танып белергә өйрәткәннәре өчен рәхмәт әйтү һәм үткәннәрне искә алу форсаты, дип билгеләде.

– Әлеге мәктәп коллективы беренче чиратта җитәкчеләре ярдәмендә ирешелгән бердәмлек белән аерылып тора. Коллективта

85 педагог хезмәт куя. Юбилей – мәктәп эшенә йомгак ясау өчен җитди сәбәп, алар лаеклы күрсәткечләргә ирешеп башкаларга үрнәк булып торалар, – дип сүзен тәмамлады район мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов.

Очрашу кичәсеннән барысы да онытылмаслык җылы тәэссоратлар алып кайтып киттеләр.
Читайте нас: