Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
27 февраль 2019, 14:04

Яугир хөрмәтенә мемориаль такта куелды

15 февральдә Рәсәйдә совет гаскәрләрен Демократик Әфганстан Республикасыннан чыгаруның 30 еллыгы билгеләнде.

Римма Диярова
Бу көнне без чит илдә интернациональ бурычын үтәгәннәрне хөрмәт белән искә алабыз.

14 февральдә Караякуп авылында әфган сугышында катнашкан якташыбыз Хафиз Әюпов хөрмәтенә истәлекле мемориаль такта ачылу тантанасы булды. Ул сугыштан кайтканнан соң тыныч тормышта фаҗигале рәвештә һәлак булган. Әюпов 1988 елда «Яугир-интернационалистка рәхмәтле әфган халкыннан», 1989 елда «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» медальләре белән бүләкләнгән.

Тантаналы чарага Әфган сугышы ветераннары, солдатның якыннары, ул укыган мәктәп укучылары һәм ата-аналар, Караякуп авыл Советы вәкилләре килделәр. Бәйрәм хөрмәтенә һәм мемориаль такта ачылу уңаеннан оештырылган чара мәктәптә үтте. Һәлак булган яугирне искә алырга килгән кунакларның күңеле тулды, күпләр күз яшьләрен сөртеп алдылар, мәктәп укучылары сугыш турындагы фильмнардан өзекләр күрсәтеп чарага бик яхшы әзерләнгәннәр иде.

– Бу дәһшәтле сугыштан әйләнеп кайтканнарның барысын да сәламлибез, – диде үз чыгышында Караякуп мәктәбе директоры Альбина Мохкулова. – Коточкыч вакыйгалар кичергән солдатларның батырлыгы һәм кыюлыгы үсеп килүче буын өчен һәрвакыт үрнәк булачак. Безнең бурыч – Әфганстанны үткәннәрне, шулай ук исән-имин әйләнеп кайтканнарны һәм анда һәлак булганнарны онытмау һәм хөрмәтләп искә алу.

Истәлекле такта кую башлангычы белән һәлак булган солдатның хезмәттәше, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Җиһанур Гафаров йөргән.

– Без армиягә Хафиз белән бергә алындык, – диде ул. – Ике ел бергә хезмәт иттек, әмма авыруым аркасында мин иртәрәк кайттым. Ул чын солдатларга хас булган кыюлык, чыдамлылык һәм вөҗданлык сыйфатларын күрсәтте, олы йөрәкле кеше иде. Һәрвакыт дусларына ярдәмгә килергә әзер булды. Истәлекле такта кую турында күптәннән уйлап йөрдем, һәм быел, гаскәрләр Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу хөрмәтенә бу эшне ахырынача җиткерергә ниятләдем.

Истәлекле такта ветераннарның «Хәрби туганлык» Бөтенрәсәй җәмәгать оешмасы ярдәмендә Хафиз Әюпов яшәгән йортка куелды. Мемориаль тактаны яугирнең туганы Фәнзил Әюпов һәм Җиһанур Зиннур улы ачтылар.

Ветераннар һәм яугирнең туганнары Хафиз Зариф улының каберенә чәчәкләр салу өчен бардылар.
Читайте нас: