Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
25 февраль 2019, 18:50

Кемнәр полицейский булырга тели?

Унберенче сыйныфта укучыларның күбесе киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын белә, ә инде икеләнеп торучылар озакка сузмый үзләренә һөнәр сайларга тиеш.

Бүген безнең гәзиттә кунакта – Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча хезмәт итүчеләр составы белән эшләү бүлеге начальнигы Рәмис Собханкулов.

– Рәмис Ринат улы, хәзер полицейский эше абруйлы санала. Күп егетләр, шул ук вакытта кызлар да җинаять эшен тикшерүче, криминалист, оперуполномоченный һәм участок полицейские булырга хыяллана.

– ...Бу чынлап та шулай. Безнең хезмәткәрләрнең һөнәри юнәлеш бирү көне барышында укучылар белән әңгәмәләр үткәрүе моңа дәлил булып тора. Югары сыйныф укучылары безнең эш үзенчәлекләре белән кызыксыналар, уку йортларына әлеге белгечлек буенча укырга керү турында сорашалар.

– Бу турыда гәзит укучыларыбызга да кыскача гына сөйләп китегез әле.

– Сүз, әлбәттә, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты турында бара. Мәсәлән, 2019 елда УЮИ түбәндәге тар белгечлекләр буенча укырга кабул итәргә планлаштыра: «Эчке эшләр органнарында алдан тикшерү эшләре алып бару», «Дәүләт яклавы тиешле затларның иминлеген тәэмин итү буенча бүлекчәләр эшчәнлеге», «Җинаять эзләү оперуполномоченные эшчәнлеге», «Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы гамәлләр бүлекчәләре хезмәткәрләре эшчәнлеге», «Участок полицейские эшчәнлеге». Шулай ук читтән торып уку мөмкинлеге дә бар.

– Ә уку вакыты күпме?

– Биш ел. Гаризаны безнең бүлеккә, яисә институтка тапшырырга кирәк.

– Уфа юридик институтка укырга керү үзенчәлеге нинди?

– БДИ нәтиҗәләре яхшы булудан тыш, абитуриентның сәламәтлеге дә ныклы булырга тиеш. Өстәмә сынау – физик хәзерлек. Укырга кабул иткәндә спорт разряды, ГТО билгесе кебек шәхси казанышлар да исәпкә алына. Гаризаны бирү вакыты – 2019 елның 1 апреленә кадәр. Бу турыда тулы мәгълүматны вуз сайтында https://уюи.мвд.рф/ яисә Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегендә белергә мөмкин.

– Һәм соңгы сорау: әлеге вакытта бу уку йортында ничә чишмәле белем ала?

– Якынча 20 кеше. Шуңа күрә Чишмә ра-йонында яшәүче булачак студентларга мөрәҗәгать итәр кешеләр бар – якташлар киңәш бирмичә калмас.
Читайте нас: